“Бар шундый кызлар,бар шундый малайлар!”
Җомга кичендә

“Бар шундый кызлар,бар шундый малайлар!”

17 февральдə бөек балалар шагыйрəсе Агния Бартога 110 яшь тулды. Аның күпсанлы шигырьлəрен хəзерге балалар гына түгел, ə аларның əти-əнилəре, əби-бабайлары да яхшы белəлəр. Узган егерменче гасырның башында ук язылган булсалар да, ул шигырьлəр бүген дə үзенең кыйммəтен җуймаган: күп шатлык һəм файда китерəлəр, балаларда кече яшьтəн үк шəфкатьлелек, мəхəббəт...

17 февральдə бөек балалар шагыйрəсе Агния Бартога 110 яшь тулды.

Аның күпсанлы шигырьлəрен хəзерге балалар гына түгел, ə аларның əти-əнилəре, əби-бабайлары да яхшы белəлəр. Узган егерменче гасырның башында ук язылган булсалар да, ул шигырьлəр бүген дə үзенең кыйммəтен җуймаган: күп шатлык һəм файда китерəлəр, балаларда кече яшьтəн үк шəфкатьлелек, мəхəббəт хислəре тəрбиялилəр.
"Яңарыш" тернəклəндерү үзəгендə Агния Бартоның юбилеена багышланган шигърият атналыгы узды, - дип хəбəр итə безгə логопед Альбина Латыйфуллина. - Балалар шагыйрəнең биографиясе белəн таныштылар, берсеннəн-берсе матур шигырьлəрен искə төшерделəр, аеруча ошаган юлларга бəйле рəсемнəр ясадылар. Аннары аның əсəрлəре буенча төшерелгəн кинофильмнар карадылар".

Əлфинур ШƏВƏЛИЕВА
əзерлəде.
Елена Старостина фотосы.