Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Балкышлар балкып яши һәм эшли

Владимир Высоцкийның "Утренняя гимнастика" җыры яңгырауга "Балкыш" җәмгыятендә эшләүчеләр спорт залына гимнастика ясарга ашыга. Бу -- оешмада урнашкан күптәнге традиция. Владимир Высоцкий чакыруы биредә көненә ике тапкыр яңгырый: беренчесе төшке ашка кадәр булса, икенчесе - төшке аштан соң. -- Спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Чөнки "Сәламәт тәндә - сәламәт рух", --...

Владимир Высоцкийның "Утренняя гимнастика" җыры яңгырауга "Балкыш" җәмгыятендә эшләүчеләр спорт залына гимнастика ясарга ашыга. Бу -- оешмада урнашкан күптәнге традиция. Владимир Высоцкий чакыруы биредә көненә ике тапкыр яңгырый: беренчесе төшке ашка кадәр булса, икенчесе - төшке аштан соң.

-- Спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Чөнки "Сәламәт тәндә - сәламәт рух", -- дип юкка гына әйтмиләр бит. Аннан соң утырып эшләүчеләргә әз генә физкультура ясап алу зыян итми, хәтта кирәк дип әйтер идем. Гимнастика залыбыз инде икенче елын эшли һәм аның бушап торганы юк. Мин үзем дә спорт белән дус, хезмәткәрләремне дә моңа тартам, -- ди "Балкыш" җәмгыяте директоры Хәмзә Мотыйгуллин.

Мин барып кергәндә, спорт залында хатын-кызлар җыелган иде.

-- Билем авырта, күнегүләр ясагач, ул турыда онытып торам. Шуңа да бирегә көн дә керергә тырышам, -- ди ПТО начальнигы Гөлкәй Сәетгәрәева.

-- Хәмзә Фәхруллович төрле күнегүләр ясап, үзенең күрү сәләтен яхшыртты, без дә аңардан үрнәк алып, калышмаска тырышабыз. Ул безгә яңа күнегүләр өйрәтә. Гомумән, спорт белән дуслыкны ныгыту кирәк. Актив булу киләчәгебез өчен, сәламәтлегебез өчен яхшы, -- ди бухгалтер Рушания Насыйпова.

Хатын-кызлар сәламәтлек сәгатен тәмамлауны ишек артында ир-егетләр көтеп торган булып чыкты. Алар 8 Март уңаеннан "Балкыш" җәмгыятендә эшләүче коллегалары булган хатын-кызларга сюрприз әзерләгән. Егетләрнең һәрберсе гүзәл затларга котлауларын җиткерде, ягымлы, матур сүзләр әйтте. Соңыннан бәйрәм уңаеннан матур итеп киенеп килгән чибәркәйләрне чәй өстәле артына чакырдылар.

Бер сүз белән әйткәндә, "Балкыш" җәмгыятендә эшли дә, матур итеп дустанә яши дә беләләр инде. Моңа сокланырлык та.

-- Сәламәт, шат күңелле коллективның киләчәге бар. Традицияләребез белән горурланабыз, -- ди Хәмзә Мотыйгуллин.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса