Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Азнакайларга сокландык

Азнакай районы артистлары 28 октябрь көнне Техника йортында бик матур эчтәлекле, күркәм концерт күрсәттеләр. Миргаяз Шәрәфиев күптән, бик күптәннән тыңлаучының ихлас мәхәббәтен яулаган җырчы инде. Бу юлы да ул борынгы көйләрне яңгыратып, йөрәкләргә, күңелебезгә, колакларыбызга ял бүләк итте.

Бадъянчәчәк Кәбирова.
Бөгелмә шәһәре.

"Иске карурман", "Ай, җанашым" ("Атландым да атым, һай, биленә, өч әйләндем Казан каласын..."), "Яшьлегемнең матур чагы", "Зиләйлүк" (Габдулла Тукай сүзләренә) - рәхмәт ул егеткә, бик сирәк артистларда гына була шулкадәр моң. "Зиләйлүк"не әле сәхнәдә башкарган кешене ишеткәнем юк иде, Тукай көннәрендә генә Зәйнәп радиодан башкара, әмма бик сирәк. Бик йөрәккә ятты, Рәшит Ваһаповларны искә төшерде.

Әле мин Миргаяз башкаруында халыкка "Янбикә", "Сәхралар", "Тәфтиләү", "Яшьлегем дип өзелеп җырлар идем", "Таулар юлы", "Әллүки", "Өченче көн тоташ кар ява", "Үтте дә китте яшьлегем" һәм башка бик күп озын, моңлы көйләребезне ишеттерер идем. Яшь буын да аңлап-сөеп, мәгънәле җырлар тыңларга күнегеп үссен иде. Яшь артистлар уйлансыннар иде дә кыс-ка җырлары арасына бер күңелне тетрәндерерлек яхшы җыр кертсеннәр иде. Концертка без акча түләп, вакыт уздырыр өчен түгел, ә ниндидер матурлык күрергә, яхшы сүз ишетергә, аз гына булса да үрнәк алып, тәрбияләнеп кайтыр өчен киләбез бит!

...Ул Хәсән Туфанның Луизасына атап язган җыры халыкны тетрәндерде. Аның көен Сара апа Садыйкова язган. Ә беренче ноябрь - Сара апаның туган көне. Аны бергәләп искә алдык, беркем битараф калмады.

Безнең шәһәрдә дә күп матур җырчылар - халыкның үз эченнән чыккан чын талантлар. Тик аларга сәхнәгә чыгып җырларга мөмкинлек юк, күрәсең. Мәдәният җитәкчеләре моны белә булыр һәм аларны җыеп, сәхнәгә чыгарырга мөмкинлек табар дип өметләнәбез. Рәшит Ваһапов фестиваленә бигрәк тә шундый халыкчан җырчыларны тартырга, аларга мәгънәле репертуар сайларга ярдәм итәргә иде. Бәлки, аларны якты йөз белән каршы алып, тыңлап карарга кирәктер. Ничек шул мөмкинлекне булдырырга микән? Бу соравымны мәдәният бүлегенә юллыйм.

Тагын бер соравым: нигә бу концертны алдан белгертеп, халыкка игълан булмады икән? Бик күпләр белми калды бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса