Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

"Аллаһ хакы өчен, балаларымны үтермәгез!" – таксист эндәшмәде (БУЛГАН ХӘЛ)

Сәлимә 3 баласы белән иреннән тол калды. Хәләленнән калган байлык, берникадәр вакытка җан асрарга җитсә дә, тора-бара тиз бетте. Балалары кечкенә булу сәбәпле, яшь хатын эшкә чыга алмый. Кайда барырга, кемнән ярдәм сорарга? Менә өченче көн инде балалар да, үзе дә ачлы-туклы йокларга ята. Газизләрен, күрәләтә торып ачтан үтереп булмый...

Сәлимә 3 баласы белән иреннән тол калды. Хәләленнән калган байлык, берникадәр вакытка җан асрарга җитсә дә, тора-бара тиз бетте. Балалары кечкенә булу сәбәпле, яшь хатын эшкә чыга алмый. Кайда барырга, кемнән ярдәм сорарга?

Менә өченче көн инде балалар да, үзе дә ачлы-туклы йокларга ята. Газизләрен, күрәләтә торып ачтан үтереп булмый бит. Озын төнне йокысыз үткәрде Сәлимә. Ә иртәгесен, кулына кечкенә баласын күтәрде дә, халык күп йөри торган мәйданга хәер сорарга чыгып китте.

Язгы көн булса да, кар суыгы әле җанга үтә. Әллә салкыннан, әллә гадәтләнмәгән эш алдыннан гәүдәсен калтырау алды аның. Каушавын басар өчен баласын үзенә ныграк кысты хатын. Менә аның яныннан ерак түгел такси машинасы килеп туктады. Машинадан төшкән кеше таксистка акча биреп, үз юлы буйлап китте. Хатын тәвәккәлләп таксист янына ашыкты. "Аллаһ хакы өчен, балаларымны ачтан үтермәгез. Ирсез калдым, ашарыбызга юк, ярдәм итегез!" - диде ул аңа. Таксист эндәшмәде. Бер карасаң, кызганыч та тоелды аңа бу хатын, икенче яктан аңа да бит акча кирәк. Хатыны кайчаннан бирле машина тәгәрмәчләрен алмаштыруын сорый, чөнки туздылар, йөрергә куркыныч. Һаман әле монысы, әле тегесе кирәк, бу эш сузылып килә. Таксист Хәсәннең нәфесе акчаны, әлбәттә, бирергә теләмәде. Ә күңелендәге эчке тавыш: "Син бит сау-сәламәт ир кеше. Акча эшләрсең, табарсың әле, бу балаларны ач калдырма", - диде. Хәсән - Аллаһы Тәгаләгәнең барлыгына ышанучы кеше. Йөрәге кушканны эшләде. Хатынның кулына кесәсендә булган барлык акчасын чыгарып салды.

Өенә кайткач, хатыны кабаттан тәгәрмәчләрне алмаштыру турында сүз башлады. Хәсән аны: "Автосервиска ремонтка язылдым", - дип алдалады. Биргән сәдакасе турында әйтсә, тавыш чыгуын көт тә тор. Алдагы өч көн шулай узды. Ә бер көнне эштән кайткач, хатыны аны эзләп бер ирнең килүен әйтте. "Сиңа шушы адрес буенча иртәгә тәгәрмәчләреңне алмаштырырга килүеңне сорадылар", - диде. Хәсәннең аптыраудан башы катты. Ул бит бернинди сервиска да мөрәҗәгать итмәде, кем булыр бу? Хатыны ялганны белеп шулай шаяртамы? - дип уйлады. Төнне тынычлап йоклый алмады ир. Иртән торып күрсәтелгән адрес буенча сервисны эзләп китте. Ишекне автосервис хуҗасы ачты: "Сез таксист Хәсән буласызмы?", - дип сорады ул. Уңай җавап ишеткәч, ирне кочаклап алды да, яшьле күзләрен тутырып карап аңа текәлде: "Әйт әле Хәсән, син шулкадәр нинди изгелек эшләдең? Менә инде өченче көн рәттән минем төшемә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) кереп синең тәгәрмәчләреңне алмаштырып бирүемне сорый".

Уйлап карасаң, бер сәдакадән күпме кешегә файда булды. Тол хатынга, балаларга - ризык, таксистка - бушка тәгәрмәчләр, автосервис хуҗасына - төшендә пәйгамбәребезне (с.г.в.) күрү бәхете. Ә бит мондый бәхет һәркемгә дә бирелми!

Хәзрәт сөйләгәннәрдән. Энҗе НОГМАНОВА язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса