Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Аерылышу, хушлашу түгел

Узган атнаның пәнҗешәмбесе көнне без, Татарстан Журналистлар берлегенең Бөгелмә бүлеге әгъзалары, чираттагы очрашуга җыелдык. Бу юлы очрашуыбыз саубуллашу белән бәйле иде. Татарстан Журналистлар берлегенең Бөгелмә бүлеге рәисе Владимир Изергин шәһәрдән күчеп китү сәбәпле (үз туган ягына Киров өлкәсенә кайта), аның урынына яңа кеше сайлап куйдык. Сүземне нәкъ менә Владимир Николаевич...

Узган атнаның пәнҗешәмбесе көнне без, Татарстан Журналистлар берлегенең Бөгелмә бүлеге әгъзалары, чираттагы очрашуга җыелдык. Бу юлы очрашуыбыз саубуллашу белән бәйле иде. Татарстан Журналистлар берлегенең Бөгелмә бүлеге рәисе Владимир Изергин шәһәрдән күчеп китү сәбәпле (үз туган ягына Киров өлкәсенә кайта), аның урынына яңа кеше сайлап куйдык.

Сүземне нәкъ менә Владимир Николаевич Изергин турында сөйләү белән башлап китәсем килә. Ул В. Ульянов исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, "Комсомолец Татарии", "Советская Татария" газеталарында эшли. 1983 елда Бөгелмәгә килә һәм «Ленинское знамя» газетасын җитәкли. Ә 1989 елда Татарстан журналистлар берлегенең җаваплы сәркатибе итеп сайлана. 1991 елда янә Бөгелмәгә кайта һәм җирле телевидениене ачып җибәрә. 1993 елда "Бугульминская газета"га эшкә килә, 2004 елдан аның мөхәррире вазифасын башкара башлый.
Инде берничә ел ул лаеклы ялда. Шуңа карамастан, Татарстан Журналистлар берлегенең Бөгелмә бүлеген җитәкләп, безне, журналистларны берләштереп эшләп килде. Аның җитәкчелегендә Бөгелмәнең эшлеклеләр клубы ярдәме белән "Ел журналисты" пермиясе булдырылды, шул исемдә бәйге оештырылды. Ике ел дәвамында районда каләм кайратучыларның иң-иңнәрен билгеләделәр.

Владмир Николаевичны озатырга дип Әлмәт шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Наилә Әль-Айюби килгән иде. Ул Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова исеменнән чыгыш ясады, озак еллар дәвамында горур рәвештә журналист исемен йөртүче, һөнәренә тугры булган Владимир Изергинга рәхмәт әйтте һәм диплом тапшырды. "Бугульминская газета"ны лидерлыкта тотканы, актив булуы өчен аны Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закировның Мактау грамотасы белән дә билгеләп үттеләр.

Иҗтимагый оешмалар белән дә тыгыз эшләде Владимир Николаевич. Аның энтузиазмы белән үзәк базарда Бөгелмәнең иҗтимагый оешмасы өчен халыкны кабул итү ноктасы булдырылды. Бүген дә бөгелмәлеләр бирегә килеп, үзләрен борчыган сорауларга җавап ала ала.

Киң күңелле, ярдәмчел кеше буларак та Владмир Изергин күпләргә терәк булып торды. Ярдәм сорап килүчеләргә һәрвакыт ишеге ачык иде аның. Күңелләрдә бары җылы хисләр генә калдырып саубуллашты ул безнең белән, һәрберебез янына килеп үгет-нәсихәтен дә әйтте. Аерылышу һәрвакыт моңсу була инде ул... 34 ел гомерен Бөгелмәгә багышлаган Владмир Изергин совет эпохасын япса да, без, бүгенге көн һәм киләчәк журналистлар өчен зур үрнәк булып кала. Аңа без иң изге теләкләрне теләп калдык. Саубуллашып китсә дә, Владмир Изергин Бөгелмәгә кайтып йөрергә сүз бирде.

--Биредә әнием җирләнгән, шулай булгач, елда кайтып йөриячәкмен, мине онытмагыз, -- диде.

Татарстан Журналистлар берлегенең Бөгелмә бүлеге рәисе итеп "Бугульминская газета" редакторы Юлия Исмәгыйлева сайланды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса