Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

ЮХИДИ үлем-китем белән булган юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр итә

2019 елның 25 декабрендә алынган мәгълүмат буенча Казан-Оренбург юлында Тойота маркалы машина белән идарә итүче җәяүлене бәрдергән.

1988 елда туган, тиеш булмаган урында юл аша чыккан хатын – кызны бәрдергән, аның өс киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган. Зыян күрүче бәрелүдән каршы хәрәкәт итү өчен билгеләнгән юлга барып төшә, анда аны КАМАЗ машина йөртүчесе бәрдерә. Җәяүле алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында вафат булган. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Көн яктылыгы, шулай ук начар һава шартларына бәйле юл ситуацияләре кыскартылган шартларда Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы булырга, сак булырга һәм яктылыкны кайтаручы элементлардан файдаланырга чакыра.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге полиция лейтенанты  Г. М. Гыйбадуллина,

ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса