Татарстанда авариядә ике фура һәм җиңел машина җимерелгән(фото+видео)
Юл патруле

Татарстанда авариядә ике фура һәм җиңел машина җимерелгән(фото+видео)

Машиналар бәрелешкәч, юлда берничә километрга сузылган бөке барлыка килгән.

Алабуга районында кичә булган авариядә ике фура һәм бер җиңел машина җимерелгән.

Мәскәү-Уфа трассасында Казиле һәм Мурзиха авыллары арасында юл һәлакәтенә очраган йөк машиналарына товар төялгән булган. Машиналар бәрелешкәч, юлда берничә километрга сузылган бөке барлыка килгән.

Мәгълүматны Алабуга ЮХИДИ раслаган.