Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Бөгелмәдә юл-патруль хезмәте нарядлары төркеме чираттагы тапкыр транспорт йөртүчеләрне тикшерү үткәрәчәк

Чара юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның аерым төрләрен ачыклауга юнәлтелгән.

Алдагы шимбәдә, 15 августта, 6 сәгать 30 минуттан сәгать 8гә кадәр Казан-Оренбург автомобиль юлының 317нче километрында (Петровкага чыгу юлы), юл-патруль хезмәте нарядлары төркемнәре, юл йөрү кагыйдәләрен бозуның аерым төрләренә махсус игътибар юнәлтеп, машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү үткәрәчәк.

Чараның максаты автобуслар йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын, пассажирларны автобуслар белән йөртү өлкәсендә хокук бозуларны; пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы транспорт чараларының техник төзексезлеген; транспорт чарасы конструкциясенә кертелгән үзгәрешләр белән автобусларны, ЮХИДИ органнары белән килештермичә, эксплуатацияләү фактларын ачыклау.

Белешмә өчен: узган 2019 елда ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ юл-патруль хезмәте идарәсенең 3нче ротасы хезмәт күрсәтә торган автомобиль юлларында автобус катнашындагы 2 юл-транспорт һәлакәте булган, һәлак булучылар юк, 6 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса