Бөгелмәдә юл-патруль хезмәте нарядлары машина йөртүчеләрне күпләп тикшерәчәкләр
Чара юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның аерым төрләрен ачыклауга юнәлдерелә
Бөгелмәдә юл-патруль хезмәте нарядлары машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның аерым төрләрен ачыклау буенча массакүләм тикшерү үткәрәчәкләр.
4 сентябрьдә, 6:30 сәгатьтән 8:00гә кадәр, Казан - Оренбург автоюлының 311нче чакрымында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре "Бала – төп пассажир" профилактика чарасын уздыру чорында, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау максатларында, пассажирларны һәм балаларны йөртү кагыйдәләрен бозучы, исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүче транспорт чаралары хуҗаларын тикшерәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа