Бөгелмәдә машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү узачак
Юл патруле

Бөгелмәдә машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү узачак

Ул бүген, 11 сентябрьдә, 16.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр планлаштырылган.

ЮХИДИ экипажы машина йөртүчеләрне юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып тора торган РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның аерым төрләрен кисәтү буенча массакүләм тикшерү үткәрәчәк.

Рейд Нефтьчеләр, Кызыл Армия һәм Төзелеш урамнары янында узачак.