Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Бөгелмәдә – “Куркынычсызлык каешы” операциясе

11 июньнән Татарстан Республикасында “Куркынычсызлык каешы” дигән оператив-профилактик чарасы башлана. Ул 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Россия Федерациясе “Юл хәрәкәте кагыйдәләре”нең 2.1.2нче пункты нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасында машина йөртүче иминлек каешы белән үзен эләктереп куярга тиеш. Эләктерелмәгән пассажирлар йөртергә дә аның хакы юк.

Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләренә караганда, куркынычсызлык каешларын куллану машина йөртүче һәм алгы утыргыч пассажиры өчен юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булу яки имгәнү ихтималын 50 процентка, арткы утыргычлар пассажирлары өчен 25 процентка киметә. Машина әйләнә калса, куркынычсызлык каешының эләктерелгән булуы машинадагыларның исән калу шансын биш тапкырга арттыра.

Бөгелмә муниципаль районы территориясендә ел башыннан бирле, машина йөртүчеләр үзләре һәм аларның пассажирлары куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен санга сукмау күренеше теркәлгән 3 юл-транспорт һәлакәте булган. Бу һәлакәтләрдә өч кеше һәлак булган һәм дүртесе төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

ТР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген тагын бер тапкыр искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы, сак булырга чакыра.

Гөлнара Гыйбадуллина, ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса