Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Бөгелмәдә бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре тонировка буенча рейд үткәрәчәкләр

Әлеге тәртип бозу өчен административ штраф каралган.

Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Бөгелмә муниципаль районында да, алгы пыялалары караңгы булган транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар уза.

Нормативларны бозып тонировкаланган пыялалар машина йөртүченең реакциясе вакытын, аеруча тәүлекнең караңгы вакытында, сүлпәнәйтергә, ә моның исә фаҗигале нәтиҗәләргә китеүе мөмкин.

«Тәгәрмәчле транспорт чаралары иминлеге турында» Таможня берлегенең Техник регламентына 8нче кушымтаның 4.3нче пункты нигезендә транспорт чарасының   алгы ян тәрәзәләренең яктылык үткәрү дәрәҗәсе 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Әгәр бу норматив үтәлмәсә, транспорт чарасын эксплуатацияләү тыела", – дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Бобров.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.5 ст. 3.1 өлеше нигезендә, автомобиль тәрәзәләренең яктылык үткәрүенә карата таләпләрне бозган өчен 500 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза каралган. 2020 елда шундый 20 меңнән артык машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган инде, Бөгелмә муниципаль районы территориясендә – 500дән артык.

Моннан тыш, хокук бозуларны ачыклаган Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре машина йөртүчене караңгы пыялалы транспорт чарасын алга таба эксплуатацияләүгә юл куймау турында кисәтә һәм аларны нормативларга туры китерүне таләп итә. Кабат хокук бозу очрагында машина йөртүче административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 19.3нче маддәсе буенча – полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен җәлеп ителә. Хокук бозучыга 500 йөз сумнан 1 мең сумга кадәр административ штраф яки унбиш тәүлеккә кадәр административ арест салыначак.

Татарстан Республикасы  Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искәртә һәм юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,   Бөгелмә районы  ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау  инспекторы, полиция өлкән лейтенанты  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса