Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Бөгелмә районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары азрак булган

Һәлак булучылар саны 25 кешегә кимегән.

Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан кабул ителгән өстәмә чаралар республика юлларында хәлне тотрыкландырырга мөмкинлек бирде

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу фактларын ачыклау буенча көчәйтелгән режимда алып барылган эш нәтиҗәләрен анализлады. Һәлак булучылар саны 25 кешегә кимегән.

Республика юлларында һәлакәтләр арту сәбәпле, ТР Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең эш режимын көчәйтү турында махсус карар нигезендә, 28 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында балалар өчен махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешларын куллануга контроль көчәйтелде. ЮХИДИ хезмәткәрләренең аерым игътибары машина йөртү таныклыгы булмаган, исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүче затларны ачыклауга юнәлтелде.

Республика юлларында көчәйтелгән режим чорында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан исерек килеш рульгә утырган 377, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган 128, транспорт чарасы белән идарә итүдән хокукыннан махсус мәхрүм ителгән 36 кеше ачыкланды.

Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә республика юлларында хәлләрне тотрыкландыруга ирешү һәм көчәйтелгән режим чорында юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми санын 52гә, яраланучылар, тән җәрәхәте алучылар санын 73 кешегә һәм һәлак булучылар санын 10 кешегә киметүгә ирешү мөмкин булды.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген тагын бер кат исегезгә төшерә һәм машина йөртүчеләрне юлларда бик игътибарлы, сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса