Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Йолдызнамә 8-14 июнь

8-14 июньдә ай кимүгә бара. Бу чорда кәефегез үзгәрүчән булырга мөмкин, ул эшкә сәләтегездә дә чагылыш табачак.

Әлеге көннәрдә күптән күрешмәгән дусларыгыз белән очрашырга киңәш ителә. Якшәмбе планнар кору файдалы. Теләкләрегез, иртәме-соңмы, тормышка ашачак.

КУЧКАР. Йолдызлар мәхәббәт өлкәсендә сюрпризларсыз гына чор тәкъдим итмәкчеләр иде, ләкин тарафдарларыгыз романтик бунт оештырырга уйлаганнар әле. Мактау сүзләре бик күп булачак, мәхәббәттә аңлашулардан башыгыз әйләнәчәк – кичерешләрегезне дусларыгыз белән бүлешегез, алар дөрес киңәш бирерләр.

ҮГЕЗБОЗАУ. Гаилә бердәмлеген ныгыту өчен сәяхәтләргә  яки табигатькә чыгарга киңәш ителә. Саф һава, якты тәэсирләр шәхси мөнәсәбәтләргә уңай тәэсир итәчәк. Стресслы хәлләрдә уяулыкның кимүе һәм имгәнүләргә китерүе бар. Бу чорда мирас, бурычлар, страховка белән бәйле мәсьәләләрне файда табарлык итеп хәл итәргә мөмкин.

ИГЕЗӘКЛӘР. Теләкләрегез белән сак булыгыз. Дуамаллык һәм кинәт күтәрелүләр  сезгә күңелсезлекләр китерергә мөмкин. Организмга кальций һәм магний җитмәү сәбәпле, сәламәтлектә проблемалар чыгуы бар. Финанс мәсьәләләрендә элекке дуслар һәм танышлар тарафыннан көтелмәгән ярдәм булуы ихтимал.

КЫСЛА. Күп кенә Кыслаларга бик тырышып эшләргә туры киләчәк. Эшнең күплеге йончытырга да мөмкин. Бу билге кешеләренә хәзер сак булырга кирәк: үзегезне начар хис итү һәм имгәнү куркынычы зур. Финанс өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләрне чишүдә һәр ягын уйлап эш итү таләп ителә торган вакыт.

АРЫСЛАН. Бу атна һәр нәрсәдә саклык һәм сабырлык таләп итә. Организм авыруларга каршы зур тырышлык белән көрәшә, сарыф ителгән көч тиз арада туплана. Профессиональ уңышка, карьера үсешенә актив омтылу тиешенчә бәяләнергә мөмкин.

КЫЗ. Сәламәтлегегез өчен начар вакыт, хәлсезлек, үз-үзеңнән канәгатьсезлек хисләре булуы бар. Эндокрин һәм лимфа системаларына авырлык килүе, шулай ук бит тиресенең кызаруы, баш авыртулар ихтимал. Күбрәк матди байлыкларга ирешүгә зур теләгегез көчегезне нәтиҗәсез сарыф итүгә китерергә мөмкин.

ҮЛЧӘҮ. Үлчәүләрне үткәннәрнең кайтавазы белән очрашу көтә. Инде күп еллар яки хәтта еллар буе тормышның ямен җибәреп торучы чишелмәгән проблемалар, үтәлмәгән йөкләмәләр, нокта куелмаган күптәнге мөнәсәбәтләр – боларның барысын да хәл итәр вакыт җитте.

ЧАЯН. Сезгә сәламәтлекне кайгырту кирәк, чөнки иммунитет бик түбән. Аның каравы, атна башында ук сез күңел күтәренкелеге сизәрсез, ниләрдер булдырасыгыз, яңа проектларда үз көчегезне сынап карыйсыгыз килер. Әлеге билгенең күп кенә вәкилләренең эчке сиземләве көчәер.

УКЧЫ. Сезгә организмыгызга колак салу мөһим. Нинди дә булса шикле билгеләр сизелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Тирә-юнегездә үзләренә файда эзләүче һәм сезгә карата ихлас булмаган кешеләр барлыкка килергә мөмкин. Барлык яңа танышларыгызны игътибар белән өйрәнегез.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Озакка сузылган һәм тырыш хезмәттән соң бераз хәл җыеп алу мөмкинлеге чыгар. Шәхси тормышыгызда һәм эштә ыгы-зыгылар басыла төшәр, ә сез яхшы гына ял итә алырсыз. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе мөһим очрашулар, сөйләшүләр, киңәшмәләр билгеләгез.  

СУКОЯР. Элек җитәкчегезнең сезгә ышанычы булмаган булса, хәзер аңа үз фикерен үзгәртергә мөмкинлек туачак. Сез югарылыкта булачаксыз! Эшкә сәләтегезгә һәм акыллы булуыгызга хәтта үзегез дә гаҗәпләнерсез. Ә менә дуслар тарафыннан тәнкыйть сүзләре яварга мөмкин. Ул сүзләрне колак яныннан уздырыгыз.

БАЛЫК. Сез тулысынча шәхси тормышыгызга кереп чумарсыз. Тирә-якта бернигә дә игътибар бирмәссез, дуслар турында онытырсыз, эш мәсьәләләрен читкә куярсыз. Яхшы кәеф яңа фикерләргә этәрер. Бәлки, ниһаять, хоббины тормышыгызның төп эше итәргә өлгереп җитәрсез.                      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса