Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Йолдызнамә 1-7 июнь

1-4 июньдә ай үсә. Әлеге чорда финанс мәсьәләләрен хәл итү, яңа керем чыганакларын эзләү, мөһим эшләр эшләү һәм казанышларга ирешү өчен мөмкинлекләр барлыкка киләчәк.

5 июнь – ай тулган көн. Бу көнне җитди эшләрдән тыелып тору кирәк, алдану яки хаталар җибәрү ихтималы бар.

6-7 июньдә ай кими башлый. Әлеге вакыт авыр эшләр башкару өчен яхшы, йолдызлар чыдамлык бирәләр. Әмма, мошенниклыктан зыян күрмәс өчен, матди планнарыгызны яшерү һәм уяулык кирәк булыр.

КУЧКАР. Әгәр сез медитация техникасын әле үзләштермәгәнсез икән, моны эшләргә вакыт. Якын араларда эшегез күп булачак – ял таләп ителәчәк. Ялгыз гына шәһәрдән читкә чыгып керегез. Бернинди дә вәгъдәләр бирмәгез: сүзегездә тора алмавыгыз бар.

ҮГЕЗБОЗАУ. Уңышлардан башыгыз әйләнеп, ирешкән нәтиҗәләрегезне югалтуыгыз бар. Күктән җиргә төшегез! Хәзер булачак чыгымнарыгызны, аларны түләү өчен ничек акча эшләргә икәнен аңлау өчен, яхшылап уйларга киңәш ителә.

ИГЕЗӘКЛӘР. Әлеге вакытта нәрсәгә генә алынсагыз да, сезне тиз һәм күңелле нәтиҗәләр көтә. Шулай булгач, үзегез өчен максатлар билгеләгез һәм эш итегез! Бу чор мая туплау өчен яхшы. Спиртлы эчемлекләр куллану катгый тыела: күп бәла-казалар китереп чыгаруыгыз ихтимал.

КЫСЛА. Сезнең үзгәрүчәнлек әлеге көннәрдә теләсә кемне чыгырыннан чыгарырга мөмкин. Иң элек якын кешеләрегез кыенлык кичерәчәк. Бу атнада эш урынында үзегезне күрсәтү мөмкинлеге туар. Ашау-эчүгә һәм хуҗалык вак-төякләренә акчаны азрак тотыгыз – аның күпмедер өлешен янда калдыра алырсыз.

АРЫСЛАН. Кайбер көтелмәгән хәлләргә әзер булыгыз. Кайберәүләр өчен алар күңелле булып чыгар, ләкин күпчелек Арысланнарга – киресенчә. Проблемаларны хәл итәргә гаилә булышыр. Кырыс диеталар белән сак булыгыз, сәламәт туклануга өстенлек бирегез.

КЫЗ. Ниһаять, шәхси тормышыгызда хисләрнең бары тик уңайларын гына кичерерсез – сөйгән ярыгыз шатландырып кына торыр! Бурыч түләүне соңгы көнгә калдырырга яратучыларга хәзер үз карашларын үзгәртү хәерлерәк. Процентлар үзләрен белдерергә мөмкин.

ҮЛЧӘҮ. Сезнең матди хәлегез әлеге вакытта күбесенчә башка кешеләргә һәм авырлыкларны җиңә, проблемаларны чишә белү сәләтегезгә бәйле. Аерым кешеләр яки оешмалар белән акча мөнәсәбәтләре булырга мөмкин. Мирас, иминиятләштерү, алиментлар, налоглар, кредитларга кагыла торган иске мәсьәләләрнең хәл ителүе ихтимал. Бу чорда яңа кредитлар алу кирәкмәс.

ЧАЯН. Матди мәсьәләләрне чишү һәм керемнәрне арттыру өчен уңай вакыт түгел. Йолдызлар акчаны туплау һәм арттыруга түгел, ә аны сарыф итүгә этәрәләр. Ниндидер җитди әйбер сатып алырга уйласагыз, моны атнаның беренче яртысында эшләү яхшырак булыр. Ерак сәфәрләрне дә шушы вакытка планлаштырыгыз.

УКЧЫ. Бурычлар, кредитлар, мирас яки страховка белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә вакыт. Атнаның беренче яртысына сыешырга тырышыгыз. Икенче яртысында авырлыклар һәм каршылыклар чыгуы бар, документларда ялгышлыклар китәргә мөмкин, шул сәбәпле, өстәмә акча кирәк булыр. Бу вакытта сәфәрләр яки уку белән бәйле чыгымнар тууы ихтимал.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Әлеге чор  рухи һәм интеллектуаль шөгыльләр, ял итү һәм сәяхәтләргә күбрәк булышлык итә. Акча эшчәнлекнең гадәти булмаган төрләре белән шөгыльләнүчеләрне яратарак төшә. Мәсәлән, эзотерик һәм философик тәгълимат тарату белән. Реклама өлкәсендә дә акча эшләү мөмкинлеге булуы ихтимал.

СУКОЯР. Матди уңышка тырыш хезмәтегез, үз вазифаларыгызга игътибарлы һәм җаваплы каравыгыз аркылы ирешерсез. Җитәкче белән аның кул астында эшләүчеләр арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр дә һөнәри яктан күтәрелүгә ярдәм итә, бу, әлбәттә, яхшы бүләкләнүгә дә өмет уята. Ләкин күпкә өметләнмәгез, сезнең мөмкинлек һәм сәләтегезне артык югары бәяләвегез бар.

БАЛЫК. Дусларыгыз гаять зур планнар белән яналар һәм тиз генә тынычланмаячаклар. Сезнең тарафдарлар да үзләрен шактый кыю тоталар, ләкин романтика диеп, гаилә турында онытмагыз. Өйдәгеләр шопинг турында хыялланалар, шуңа күрә акча җыегыз.                  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса