Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләргә йолдызнамә (6–12 июль)

6 июльдән 12 июльгә кадәр Ай кими. Бу атнада иске проблемаларга яңача карарга һәм көтелмәгән чишелешләр эзләргә кирәк.

Эшләрне тәртипкә китерергә мөмкин, әмма документларны рәсмиләштерү белән шөгыльләнергә һәм кредитлар алырга кирәкми. Бу танышу, романтик очрашулар һәм мәхәббәт маҗаралары өчен яхшы вакыт.

КУЧКАР. Килешүләр төзүдән сакланыгыз һәм яңа проектларга керешмәгез. Үз бурыч-вазыйфаларыгызны мөмкин кадәр  хезмәттәшләрегез яки якын кешеләрегез җилкәсенә салыгыз. Кешеләр арасындагы низагларга тыкшынмагыз. Күңел күтәренкелеген сакларга тырышыгыз, дулкынланулардан качыгыз.

ҮГЕЗБОЗАУ. Атна һөнәри эшчәнлектәге казанышлар һәм үзгәрешләр өчен кулай. Иң мөһим эшләрне аерып карагыз  һәм аларны тормышка ашыру белән шөгыльләнегез. Бу чор йөрәк хисләренә мөнәсәбәттә кызыклы булыр. Сезнең киләчәк тормышыгызны тамырдан үзгәртергә мөмкинлек бирердәй яңа очрашулар һәм танышулар да көтүе ихтимал.

ИГЕЗӘКЛӘР. Низаглы хәлләрдән качарга тырышыгыз, чөнки бәхәсләрдән һәм талашлардан сезгә бер файда да юк. Хәзер сезгә андыйлардан читтәрәк тору тактикасы нәтиҗәлерәк булыр. Әгәр туганнарыгыздан һәм якыннарыгыздан нәрсәдер таләп итәргә тырышсагыз, ачу һәм аңламау дулкынын гына алыгыз.

КЫСЛА. Сез үзегезне бик арыгандай хис итәрсез, бер эш дәрте дә булмас. Үзегезне интектермәгез, организмыгызга ял итәргә мөмкинлек бирегез. Беркадәр вакыттан соң сез әле эшләп өлгермәгән эшләрне бик тиз һәм җиңеллек белән эшләп ташларсыз.  Көткән күп кенә очрашулар сезгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында өзелергә мөмкин.

АРЫСЛАН. Килеп чыгуы ихтимал булган вак-төяк аңлашылмаучылыкларга игътибар итмәгез, өстәвенә, алар сезнең гаебегез буенча булмас. Ниндидер планнар тормышка ашмый икән, димәк –вакыты җитмәгән яки сезнең аны эшләргә вакыт җитми калган. Уңай хис-кичерешләр алырга һәм бары тик күңелегезгә якын кешеләр белән генә аралашырга тырышыгыз.

КЫЗ. Бу атнада күп мөмкинлекләр туачак, шуңа күрә авыр булыр дип санаган эшләрне һәм мөһим очрашуларны курыкмыйча планлаштырыгыз. Кайберәүләрне язмышны үзгәртерлек хәлиткеч танышу көтә, ул очрашуның мәхәббәткә әверелү ихтималы зур. Бер генә нәрсәгә иътибар итегез: эштә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәгез.

ҮЛЧӘҮ. Гел генә агым уңаена йөзеп йөрү  дә дөрес булмас. Планнар төзегез, ләкин билгеле бер нәтиҗәгә өметләнмәгез, “очраклылык” принцибының нәтиҗәсенә таянсагыз да ярый. Яраткан кешегез сезгә ярдәм итәргә әзер. Хәзер вакытта нидер сатып алу уңышлы булыр, өстәвенә бу эш сезгә  рәхәтлек тә бирер.

ЧАЯН. Әгәр яңа эшләр башларга телисез икән, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Бу атна сезнең иҗади сәләтегезне ачу өчен бик яхшы. Яраткан эшегезгә яки башкарырга кирәк булган башкаларына күбрәк вакыт бирергә тырышыгыз. Кешеләргә ярдәм итүдән баш тартмагыз, әмма үзегезне манипуляцияләргә рөхсәт итмәгез.

УКЧЫ. Яшерен уйларыгызны хәтта якыннарыгыз белән дә уртаклашмагыз: бу мәгълүмат читкә таралыр һәм, бәлки, сезгә каршы кулланылыр дигән куркыныч та бар. Артык күп вәгъдә иткәннәргә ышанмагыз. Яраткан кеше белән ачуланышу ихтималы бар. Финанс мәсьәләләренә зур игътибар бирегез.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Яңа эшләрне башлап җибәрергә, эшлекле кәгазьләргә кул куярга әлегә киңәш ителми. Аның каравы, мәхәббәт белән бәйле бөтен нәрсә өчен дә уңышлы атна. Язмыш   яңа мавыгу яки җитдирәк хисләр дә бүләк итә ала. Бу вакытны сәламәтләндерү чаралары комплексы башлау өчен мөмкин кадәр тулырак кулланырга кирәк. Урын алыштыру файдага булыр.

СУКОЯР. Якын көннәрдә сезгә бөтен теләкләрегезне тормышка ашыру омтылышы белән яшәргә дә мөмкин. Эчке күңел таләбен тыңлагыз,  әгәр кем беләндер очрашырга яки нинди дә булса вазыйфалар башкарырга теләмәвегезне сизсәгез, моны эшләмәгез һәм эшләмәгәнгә борчылмагыз да. Бу атнада сезне якын кешеләрегез сөендерер.

БАЛЫК. Бар яклап та сак  булыгыз. Көнкүрештә дә, производствода да имгәнү я тән җәрәхәте алу куркынычы бар. Гыйшык-йөрәк хисләре мәсьәләсендә бик тыныч булыгыз, бернинди үзгәрешкә дә юл куймагыз. Хәзергә сез котылгысыз төстә конфликтларга китерәчәк вәзгыятьне объектив бәяли алмыйсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса