Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләргә йолдызнамә (13–19 июль)

13 июльдән 19 июльгә кадәр – ай кими. Теләсә нинди уртак биремнәрне үтәү өчен яхшы вакыт.

Якыннарыгыз белән киңәшләшегез, бергәләп яхшы нәтиҗәләргә ирешерсез. Ялгызыгыз гына моңа ирешә алуыгыз икеле.

КУЧКАР. Бу чорда сезнең кәефегез искиткеч булачак.  Моны физик активлык таләп ителә торган эшләрне башкару өчен файдаланыгыз. Эштә, вакыт җитмәү сәбәпле, проблемалар туарга мөмкин.  

ҮГЕЗБОЗАУ. Сезгә хәзер үз-үзегезгә ышану аеруча кирәк. Эштә өстәмә бурычлар йөкләячәкләр, ә өйдә үз мәнфәгатьләрегезне якларга туры киләчәк. Ял итәр өчен ял көннәрендә берәр җиргә ялгызыгыз гына барыгыз. Шулай ук яңа белем алу да начар булмас.

ИГЕЗӘКЛӘР. Сезне финанс мәсьәләләре борчыячак. Зур югалтулар булырга мөмкин. Кызганыч булса да, төшенкелеккә бирелмәскә, ә акча эшли башларга кирәк. Туганнар белән каршылыклар туачак. Кайвакыт, бәхәсләшүгә караганда, ризалашу яхшырак икәнен онытмагыз.

КЫСЛА. Йолдызлар сезгә хәзер җиңелчә роман булдырырга киңәш итә. Ә менә җитди мөнәсәбәтләр белән ашыкмагыз.   Буш вакытыгызда кызыклы темаларга күбрәк китаплар укырга тырышыгыз.

АРЫСЛАН. Кайберәүләргә җитди килешүләр төзергә туры киләчәк. Документлар рәсмиләштергәндә игътибарлы булыгыз. Акчаны хәзер тупларга яки саклауга салырга кирәк. Эшегездә сезгә карата хәйлә корсалар, гаҗәпләнмәгез. Соңгы вакытта сезнең дә үз-үзегезне тотышыгыз яхшыдан түгел иде.

КЫЗ. Кәефегез көн саен үзгәреп торачак. Якын кешеләрегезгә сезнең белән җиңел булмаячак. Җитди булмаган имгәнү ихтималы бар һәм ул сезнең киләчәккә планнарыгызны бозарга мөмкин. Йортыгызда ямь һәм җылылык булдыру белән шөгыльләнегез, бу сезгә генә түгел, өйдәгеләргә дә кирәк.

ҮЛЧӘҮ. Хәзер сезгә шәхси мохит кирәк . Өйдә дә, эштә дә үзегезгә аны булдырыгыз. Тырышлыгыгыз әлеге чорда никадәр күбрәк булса, киләчәктә нәтиҗәләр дә шулкадәр югарырак булачак. Кайбер мәсьәләләрдә    тәкәбберлегегезне киметегез.

ЧАЯН. Якын арада сезне файдалы танышу көтә. Эштә үзегезнең оештыру сәләтен күрсәтергә тырышыгыз. Ярдәм тәкъдим итегез. Җитәкчелек белән бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашачак. Хезмәт хакына өстәмә сорарга сәбәп түгелмени?

УКЧЫ. Атнаның беренче яртысында сезне күп очрашулар көтә. Күңелле хисләр кичерерсез, әмма соңыннан сезгә ял кирәк булачак. Атнаның икенче яртысын күбрәк ялгызлыкта үткәрегез. Якын дусларыгызның берсе сезгә карата гадел булмаска мөмкин.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Бу вакытта кызыксынучан булыгыз: һәркемгә игътибарны арттырыгыз, барысын да истә калдырыгыз. Вакытыгызны һәм көчегезне юк-барга сарыф итмәгез. Үзегез әһәмиятле дип санаган тәкъдимнәргә генә ризалашыгыз. Кайбер очракларда дуслар ярдәменә таянырга туры киләчәк.  

СУКОЯР. Якыннарыгыз белән низаглар сезнең сәламәтлектә чагылыш табачак. Хроник авыруларның кискенләшүе һәм яңа чирләр барлыкка килүе мөмкин. Хәзергә бернинди дә яңа башлангычлар киңәш итми. Моннан тыш, сезгә эштә игътибар туплау да кыен булачак әле.

БАЛЫК. Әлеге атнада әйләнә-тирәдәгеләр белән проблемаларыгызны уртаклашмау яхшырак. Бу сезгә каршы кулланылырга мөмкин. Үз хис-кичерешләрегезне тыярга һәм тынычрак булырга тырышыгыз. Тормышта нәрсәне үзгәртергә мөмкин икәнлеге турында уйланыгыз. Хәзер зур булмаган үзгәрешләр өчен уңайлы чор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса