Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (8–14 март)

8 марттан 12 мартка кадәр ай кими. Бу көннәрдә, күптән планлаштырылган булсалар да, теләсә нинди җитди һәм мөһим эшләрдән баш тарту яхшырак. Үзегезгә рухи яктан да, физик яктан да ял бирегез!

13 мартта яңа ай туа. Хәзер аралашу даирәсен киңәйтү белән шөгыльләнү өчен бик уңай вакыт. Кунакка яки берәр кичәгә барыгыз, анда яңа кешеләр белән танышырсыз.

14 мартта – үсеп баручы ай. Бу вакытта йолдызлар сезгә яңа белем алырга киңәш итә. Алар яхшы үзләштереләчәк, ә иң мөһиме – киләчәк казанышлар өчен файдалы булачак.

 

Кучкар. Шәхси тормышта озак көткән тынычлык урнашачак. Аны яңадан бозмас өчен үзегезне кулда тотыгыз. Яңа планнар төзү һәм аларны тормышка ашыру юлларын уйлау өчен яхшы чор. Әлегә үз максатларыгыз турында беркемгә дә сөйләмәгез! Бу сезнең сер булсын.

 

Үгезбозау. Эштә көндәшлек артырга мөмкин. Кызганыч, сезнең хезмәтегез тиешенчә бәяләнмәве ихтимал. Бәхәсләшмәгез, энергиягезне гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне саклап калуга сарыф итсәгез, яхшырак булыр. Туганнарыгыз белән йомшаграк мөгамәләдә булыгыз. Барлык тәкъдимнәр буенча белгечләр белән фикер алышыгыз.

 

Игезәкләр. Тәҗрибәлерәк кешеләрдән киңәшләрне җитди кабул итегез. Алар сезгә дөрес карар кабул итәргә ярдәм итәр. 13 мартта сак булыгыз: якын кешеләрегез уңайсыз хәлдә калдырырга мөмкин. Якшәмбе көнне гаиләгез белән үткәрегез. Бу югалган туганлык бәйләнешен яңартырга ярдәм итәчәк.

 

Кысла. Катлаулы эшләргә таяныр кешегез булса гына алыныгыз. Кайбер мәсьәләләрдән баш тартырга туры киләчәк. Хәзер сез бурычка бирәчәк акчалар тиз генә әйләнеп кайтмаячак, әмма дуслыкны саклап калу хакына кире какмагыз. Саранламагыз!

 

Арыслан. Сезгә хәзер физик һәм психологик түземлек кирәк булачак. Көтелмәгән проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Хисләрегезгә өстенлек алырга ирек бирмәгез. Ял көннәрендә ял итә алырсыз. Тыныч ял итү яхшырак булыр.

 

Кыз. Гаиләнең элеккеге проблемаларын хәл итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Аны кулдан ычкындырмагыз! Төрле сәяхәтләргә чыгу һәм күңел ачу чараларында катнашу өчен дә уңай вакыт. Сезне күп нәрсә вәгъдә итүче танышулар көтә. Йолдызлар яңа танышларга игътибарлырак булырга киңәш бирә.

 

Үлчәү. Бу чорда үзегезне кулда тоту җиңел булмаячак. Кем белән дә булса ачуланышу теләге әлеге вакытны тыныч кына үткәреп җибәрергә комачауларга мөмкин. Хәлне җайга салу өчен шәһәргә, мәсәлән, дачага барыгыз. Ял итегез, ачуыгызны чыгарыгыз, көч җыегыз.

 

Чаян. Бу чорда компромиссларсыз булмый. Сезгә якыннарыгыз белән үзара мөнәсәбәтләр кадерле икән, татулашуга беренче адым ясаудан курыкмагыз. Яхшы дустыгыз тарафыннан хыянәт булырга мөмкин. Әмма аны үз тормышыгыздан сызып ташларга ашыкмагыз. Барысын да төзәтергә мөмкинлек бирегез.

 

Укчы. Хәзер үз-үзегезне ныклап карый башлау өчен бик яхшы вакыт. Сез хәтта кыяфәтегезне бөтенләй үзгәртә аласыз. Эштә хезмәт романын башлау мөмкинлеге зур. Ә ни өчен юк? Әмма теләсә нинди хәлләрдә дә башта яхшылап уйларга, соңыннан гына хисләр дөньясына чумарга кирәк.

 

Кәҗәмөгез. Сезне якын атнада яңа тәэсирләр һәм якты хисләр көтә. Үзегезгә ял итәргә ирек бирегез һәм озак вакытка көч туплагыз – сезгә бу кирәк. Балалар белән килеп чыккан проблемалар әлеге көннәрне бераз күңелсезләндерәчәк. Аларны салкын башка хәл итегез яки карар кабул итүне бөтенләй кичектерегез.

 

Сукояр. Бу билгенең кайбер вәкилләренең хыянәткә дучар булулары бар. Сезнең мөнәсәбәтләргә куркыныч яныймы икәнен аңлау өчен үз парыгызга игътибарлы булыгыз. Сәламәтлегегезне дә игътибардан читтә калдырмагыз. Нәрсәдер бераз борчый икән, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез.

 

Балык. Сезгә кыйммәтле тәҗрибә алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Әйе, бу җиңелләрдән булмас, әмма барысын да эшли алырсыз. Хезмәттәшләр сезгә каршы төрле хәйләләр кора башларга мөмкин – әзер булыгыз. Читтә калырга тырышыгыз. Мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен вакытыгызны күбрәк яраткан кешегез белән үткәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса