Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (31 АВГУСТ – 6 СЕНТЯБРЬ)

31 августтан 1 сентябрьгә кадәр ай үсә. Бу көннәр эш башлау, сөйләшүләр алып бару, яңа танышулар, мәхәббәт маҗаралары өчен уңай. Теләсә нинди бәхәсле мәсьәләләрне тыныч юл белән җайга салырга тырышыгыз. Интеллектуаль эш көтелмәгән ачышлар һәм табышлар белән бергә алып барылырга мөмкин. Кирәк булганда, ярдәм сорап кыю мөрәҗәгать итегез, баш тартмаслар.

2 сентябрьай тулган көн. Хис-кичерешле һәм психологик яктан катлаулы көн. Мөһим эшләр билгеләмәгез, шулай ук бернинди җитди карарлар да кабул итәргә кирәкми. Танышуларга зур өметләр багламагыз. Алар күңел кайту белән тәмамланырга мөмкин.

36 сентябрьдә ай кими. Алдарак башланган эшләрне тәмамлагыз, нәтиҗәләр ясагыз. Ябыгу циклын башлагыз, зарарлы гадәтләрдән баш тартыгыз.

 

Кучкар. Мөһим сөйләшүләр уздырганда интуициягә таянмагыз, акыл тавышына колак салыгыз, конфликтлардан читтә торыгыз. Дуслар һәм танышлар белән очрашулар көтелмәгән нәтиҗәләр китерәчәк. Мәхәббәт өлкәсендә күңелле сюрпризлар булырга мөмкин.

Үгезбозау. Мөһим эшләрне читкә куеп тору яхшырак. Хәзер сезнең күп кенә сорауларда  төпле фикер йөртә алмавыгыз яки ялгыш карашта булуыгыз бар. Дусларның һәм якыннарның ярдәме үзегезне ышанычлырак хис итәргә ярдәм итәчәк. Әгәр нәрсәдә дә булса ялгышсагыз, борчылмагыз: берни эшләмәгән кеше генә хаталанмый.

Игезәкләр. Профессиональ мәсьәләләргә кагылышлы хәлиткеч карарлар кабул итәргә мөмкин. Хезмәттәшләрегез сезгә ярдәм итәргә әзер, алар ярдәме белән искиткеч нәтиҗәләргә ирешәчәксез. Мәхәббәткә килгәндә, мөнәсәбәтләрдә беркадәр салкынлык күзәтелергә мөмкин. Сез якын кешегә карата объектив булмаячаксыз.

Кысла. Профессиональ өлкәдә мөһим адымнар ясамагыз. Яңалыклардан, хәтта беренче карашка перспективалы күренгән, эшлекле тәкъдимнәрдән баш тартыгыз. Сез икеләнәчәксез, үз-үзегезгә ышанычыгыз булмаячак. Бу чорны уздырып җибәрергә кирәк, тиздән ул тәмамланачак.

Арыслан. Үзегезне сөендерер вакыт җитте. Әгәр сез кибетләрдә йөрергә яратасыз икән, рәхәтләнеп барыгыз һәм теләгән әйберегезне сатып алыгыз, әмма чамасын белеп кенә. Аралашырга яратучыларга үз-үзләрен чикләргә кирәкми. Әгәр ял итәргә телисез икән, үзегезне нидер эшләргә мәҗбүр итмәгез.

Кыз. Кәефегезне туганнарыгыз белән көтелмәгән конфликтлар бозарга мөмкин. Барысын да, хәтта низаглы хәлләрне дә ярсымыйча һәм кычкырынмыйча гына җайласагыз, сез күп кенә мәсьәләләрдә нокта куя алачаксыз. Финанс эшләрендә сак булыгыз һәм карарлар кабул итәргә ашыкмагыз.

Үлчәү. Әлеге чор килешүләр төзү, имзалау өчен уңышлы. Хәзер күптән кул җитмәгән эшләр белән шөгыльләнергә мөмкин. Финанс мәсьәләләрендә кыенлыклар тууы ихтимал. Бурычка акча алмаска һәм бирмәскә тырышыгыз. Сәламәтлегегезгә игътибар итәргә кирәк.

Чаян. Теләсә нинди, хәтта иң катлаулы башлангычлар өчен дә бу атна уңай. Бәхәсле мәсьәләләрне тыныч хәл итәргә тырышыгыз, низаглар сезнең файдага булмас. Аралашулардан һәм очрашулардан баш тартмагыз. Кадерле кешегез белән мөнәсәбәтләрдә үзара аңлашу хөкем сөрәчәк. Хәзер яңа танышулар өчен уңышлы чор.

Укчы. Бу атна “кызубулуы ихтимал, сез, кем әйтмешли, кабынып китәргә генә торырсыз. Соңыннан якыннарыгыз алдында гаебегезне аклап йөрергә туры килмәсен өчен сүзләрегезне һәм хисләрегезне контрольдә тотарга тырышыгыз. Шулай итеп, конфликтны булдырмый калырга мөмкин булачак, сезнең абруегыз да зыян күрмәс.

Кәҗәмөгез.  Якын көннәрдә сез, нигездә, хәл итүе күңелле булган мәсьәләләр белән очрашырсыз. Яңа кызыклы тәкъдимнәр алырсыз, алар игътибарга лаек. Кискен хәл туа калса, аны аек акыл белән ачыкларга тырышыгыз. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрдә бернинди дә үзгәрешләр көтелми.

Сукояр. Вакыт яңа планнарны тормышка ашыру өчен уңай. Позицияләрегезне ныгыта торган нәрсәләр белән шөгыльләнегез, әмма дуслар белән очрашу һәм аралашу өчен дә вакыт калдырыгыз. Финанс мәсьәләләрендә саклык күрсәтергә кирәк, зур чыгымнардан тыелып тору яхшырак булыр, бурычка акча алмагыз һәм әҗәткә дә бирмәгез.

Балык. Мәхәббәт һәм шәхси тормыш белән бәйле бөтен нәрсә өчен әлеге чор уңай булырга мөмкин. Бу билгенең ялгыз вәкилләренә вакытны күбрәк өйдән читтә уздырырга кирәк, чөнки үз язмышыгызны очрату ихтималы бар. Бурычлы йөкләмәләрдән читтә торыгыз. Саф һавада ешрак йөрергә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса