Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (30 НОЯБРЬ – 6 ДЕКАБРЬ)

Ай тулган көнне, ул дүшәмбегә туры килә, кешеләрне интуитив тою сәләте югары булачак. Аннары ай кими башлый. Кышның беренче атнасы яңа танышулар өчен бик уңай киләчәк.

Кучкар. Атна дәвамында барысын да шундый итеп оештырып булачак, бу билге вәкилләре эшләрдә бик яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәк. Туганнар һәм партнер белән мөнәсәбәтләрдә йомшаграк һәм түземлерәк булырга кирәк. Ялларда ялгызларның кызыклы кеше белән танышу мөмкинлеге булачак.

Үгезбозау. Бу чорның беренче яртысында тырышып һәм күп эшләргә туры киләчәк, бүләккә премия яки хезмәт хакына өстәмә рәвешендә күңелле бонус көтегез. Атна ахырында әйләнә-тирәдәге кешеләр белән аралашуда сабыр булырга тәкъдим ителә, югыйсә, конфликтлар чыгу ихтималы зур.

Игезәкләр. Үзегезнең нык сизгерлегегезгә күрә, аралашуны шундый итеп оештырырсыз, сез максатларыгызның барысына да ирешерсез. Финанс һәм карьера мәсьәләләрендә дә борчылмаска мөмкин. Әлеге билгенең ялгыз вәкилләре лаеклы кешесен очратачак.

Кысла. Үзегезне сөйкемле һәм җәлеп итүчән итеп тоярсыз, үз-үзегезгә ышанычыгыз артыр һәм инициатива күрсәтә башларсыз. Бу чор күп кенә уңай моментлар һәм вакыйгалар вәгъдә итә. Эш яки бизнес өлкәсендә дә күңелле яңалыклар көтелә.

Арыслан. Алда шатлыклы һәм уңай хис-кичерешләр күп булачак, шәхси тормышта да барысы бик яхшы булачак. Капма-каршы җенес вәкилләре актив рәвештә игътибар күрсәтә башлаячак. Эшләрдә шулай ук уңыш көтәргә мөмкин, ә бизнесменнарга мөһим сөйләшүләр уздыру мәслихәт.

Кыз. Көннәр төрле вакыйгаларга бай булачак. Көчегез һәм эшләргә теләгегез барысына да җитәчәк. Әмма хәлләр шулай килеп чыгачак ки, уйланган һәм планлаштырган күп эшләрегез барып чыкмаячак. Планнарның өзелү, очрашуларның булмау һәм түләүләрнең тоткарлану ихтималы бар.

Үлчәү. Бу атна бик яхшы кәеф бүләк итәчәк, әйләнә-тирәдәгеләр әлеге билге вәкилләренә карата соклангыч мөнәсәбәттә булачак. Атна башында кызыклы аралашуга һәм перспективалы танышуларга өметләнергә мөмкин.

Чаян. Күңелсезлекләр дә, шатлыклы вакыйгалар да көтелми, шуңа күрә күптән уйлап йөргән эшләр белән шөгыльләнергә тәкъдим ителә. Тирә-юньдәге тыныч мохит игътибарны тупларга ярдәм итәр. Шәхси мөнәсәбәтләрдә үзгәрешләр күренми.

Укчы. Атна башында низагларны һәм зур җәнҗалларны булдырмас өчен якын кешеләрегез белән аралашканда сак һәм әдәпле булыгыз. Калган көннәрдә артык күп эшләрдән баш тарту яхшырак булыр. Сәламәтлегегез турында кайгыртырга һәм үзегезне йончытмаска кирәк.

Кәҗәмөгез. Бик зур күләмдә мөһим эшләрне төгәлләү өчен көч табарсыз. Күбесен әллә ни көч куймыйча гына да тәмамлап булачак. Яңа планнар корырга мөмкин. Ял көннәрен тыныч шартларда үткәрү яхшы булыр.

Сукояр. Атнаның беренче яртысы ыгы-зыгылы һәм тынгысыз булачак, ләкин уңай ягы шунда – файдалы элемтәләр һәм яңа дуслар барлыкка киләчәк. Командировкалардан һәм эш сәфәрләреннән баш тартмагыз. Бу чорда финанс тотрыклы булачак һәм зур әйбер сатып алу мөмкинлеге туачак.

Балык. Эчке халәтегез белән көрәшергә туры киләчәк, күренеп торган сәбәпләре булмаса да, тынгысызлык һәм тынычсызлык тою ихтималы бар. Сәламәтлегегезгә игътибар итегез, баланслы ашагыз. Шулай ук физик һәм интеллектуаль яктан артык күп эшләргә кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса