Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (24–30 АВГУСТ)

24 августтан 30 августка кадәр ай үсә. Атна эшлекле мәсьәләләрне хәл итү өчен уңай. Хезмәттәшләр белән бер командада эшләргә кирәк. Аралашу яхшы нәтиҗәгә китерә ала. Низаглардан, сүз көрәштерүләрдән һәм бәхәсләрдән читтә торырга тырышыгыз. Финанс сорауларында саклык күрсәтергә һәм планлаштырылмаган сатып алулардан тыелырга кирәк.

Кучкар. Элекке эшләрне тиз арада җайга салырга: проектларны тәмамларга, бурычларны тиз арада түләргә туры киләчәк. Алда командировкаларга еш йөрү көтелә, әмма хезмәттәшегез белән романны дәвам итмәү яхшырак.

Үгезбозау. Эштә җибәргән хата хезмәттәшләр ярдәменнән мәхрүм итәргә һәм эшлекле элемтәләрне катлауландырырга мөмкин. Үз көчегезгә таяныгыз, әмма киңәшләргә колак салыгыз! Эш урынын алыштырырга була, яңа вазифа кызыклы перспективалар ачар.

Игезәкләр. Теләгән вазифаны алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк, ә җитәкчелек, ниһаять, сезнең хезмәтегезне күрә башлаячак. Гаиләдә ыгы-зыгылар: бәхәсләр һәм аңлашылмаучылыклар булуы ихтимал. Иң мөһиме, артык сүз сөйләмәгез, югыйсә, аннары хәлне җайлавы авыр булачак.

Кысла. Сезнең күп кенә яңа вазифаларыгыз барлыкка киләчәк, әмма алар ләззәт бирәчәк, сез үзегез моңа омтылдыгыз. Якын кешеләрегез үгетләсә дә, ниятләгән эш буенча үзегезнең карардан кире кайтырга кирәкми.

Арыслан. Эшкә карашны үзгәртү һәм хезмәт хакын арттыруны таләп итү өчен яхшы чор. Вак-төяккә игътибар итмәгез һәм низаглардан читтә торыгыз. Югыйсә, нәтиҗәләре күңелсез булачак. Иске мәхәббәт белән очрашу ихтималы бар.

Кыз. Документлар белән эшләгәндә хаталар җибәрмәскә тырышыгыз. Башкарылган эшне җентекләп тикшерегез. Яңа эшләр башларга киңәш ителми. Хезмәттәшләрегезнең барысы да сезгә теләктәш түгел. Планнарыгыз белән уртаклашырга җыенсагыз, моны истә тотыгыз.

Үлчәү. Хәзер, озакка сузмыйча, карарлар кабул итү вакыты. Кызыклы тәкъдимгә ризалашырга кирәк. Сезнең өчен бик күп юллар ачык, бу үзгәрешләр өчен уңышлы атна. Бары тик интуициягез белән генә киңәшләшегез - ул алдамас.

Чаян. Амбразурага ташлану кирәкмәс, берьюлы берничә эш башламагыз, көчегезне иң мөһимнәренә юнәлтегез. Вакыйгаларның мөмкин булган вариантларын алдан ук уйлап куегыз. Ни теләгәнен төгәл белгән кешегә генә уңыш елмаер.

Укчы. Иске эшләргә кире кайту, элеккеге хезмәттәшләр белән уңышлы эш алып бару ихтималы бар. Балалар уңышлары белән сөендерер, ә туганнар кирәкле вакытта ярдәмгә килергә мөмкин. Артык чыгымнардан тыелырга кирәк, финанс өлкәсе биеклектә түгел.

Кәҗәмөгез. Киеренке атна, хис-кичерешләр контрольдән чыга, туганнар, хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләрдә кыенлыклар туа. Югары түләүле вазифага алыну тәкъдимен шунда ук кабул итәргә кирәк. Югыйсә, үз мөмкинлегегезне кулдан ычкындыруыгыз бар.

Сукояр. Элемтәләр күп нәрсәне хәл итә ала торган вакыт. Ярдәмнән баш тартмагыз. Өй мәшәкатьләренә бәйле акча чыгымнары булачак. Кызганмагыз, иң мөһиме гаиләдәге тынычлык. Ялгызларның яңа роман булдыру өмете бар.

Балык. Эшегездә эшлекле сыйфатларыгызны күрсәтегез: сабырлык, аналитик фикерләү, ситуацияне төптән аңлау сәләте. Әгәр җәмәгатегез авырый һәм ярдәмгә мохтаҗ икән, игътибар күрсәтегез, йорт эшләренең бер өлешен үз өстегезгә алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса