Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (23–29 НОЯБРЬ)

Айның үсүе сәбәпле, бу чор актив гамәлләр, эштә һәм аралашуда энергия күтәренкелеге вакыты булачак. Көзнең соңгы атнасы уңай һәм яхшы кәеф булдыруга этәрәчәк.

Кучкар. Берни турында да борчылмагыз, көчегез ташып тора, таулар күчерергә була. Планеталарның торышы бөтен башлангычларда да уңыш вәгъдә итә. Тормышның барлык өлкәләрендә дә җитди үзгәрешләр өчен иң яхшы вакыт. Ялгызларны яңа танышулар көтә.

Үгезбозау. Эш һәм бизнес мәсьәләсендә атна уңышлы һәм нәтиҗәле булачак,  үҗәтлек уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Финанс хәлегез бик әйбәт. Күпләр үзләрен һәм туганнарын яхшы бүләкләр белән сөендерәчәк. Шәхси тормышта да барысы да яхшы.

Игезәкләр. Атна башы катлаулы булачак, бигрәк тә эштә сабыр булырга туры киләчәк. Калган көннәрдә барысы да акрынлап гадәти тәртипкә керәчәк. Ял көннәре   ял итү өчен иң яхшы вакыт.

Кысла. Беренче көннәрдә күптәнге эшләр һәм проблемаларны хәл итәргә киңәш ителә. Мәсьәләләрнең тиз һәм җиңел чишелеше өчен  иң уңайлы чор җитә. Сөйгән ярыгыз белән мөнәсәбәтләрдә каршылыклар булуы ихтимал.  Аңлашырга тырышыгыз.

Арыслан. Эшкә чумар вакыт. Ул бик күп вакытыгызны алачак һәм шәхси мөнәсәбәтләргә көч тә, теләк тә булмаячак. Ял көннәрендә кеше арасына чыгарга киңәш ителә, чөнки нәкъ менә шушы көннәрдә перспективалы танышулар мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Кыз. Көзнең соңгы атнасында бик күп проблемалар һәм кыенлыклар белән очрашырга туры киләчәк. Бәхетсезлек очракларыннан һәм имгәнүләрдән сакланырга, игътибарлы һәм уяу булырга кирәк. Ял көннәренә кәефегез яхшырачак, финанс проблемалары булмаячак.

Үлчәү. Бу атнада түземле булырга һәм аны сабырлык белән үткәреп җибәрергә кирәк. Мөһим эшләр белән шөгыльләнмәү һәм зур әйберләр сатып алмау яхшырак булыр. Шулай ук туганнарыгызның җитешсезлекләренә дә артык кискен карамаска тырышыгыз. Ерак сәфәрләр планлаштырмагыз.

Чаян. Шәхси яки гаилә тормышын җайга салу өчен яхшы мөмкинлек туачак. Планеталарның торышы танышулар һәм очрашулар өчен бик уңай. Карьерада һәм бизнеста зур үзгәрешләр көтелми.

Укчы. Атнаның беренче көннәре шатлык китермәячәк, дусларыгыз яки туганнарыгыз белән ызгышлар чыгарга мөмкин. Чәршәмбедән башлап, хәл уңай якка үзгәрә башлаячак, ә ял көннәре якыннарыгыз белән аралашу өчен бик яхшы булачак.

Кәҗәмөгез. Бизнеста һәм карьерада уңышлар чоры, куелган максатларыгызга ирешә алачаксыз һәм үз көчегезгә ышаныч уяначак. Шәхси өлкәдә дә шулай ук күңелле сюрпризлар, яңа танышулар һәм очрашулар көтәргә мөмкин. Шимбә көнне гаиләгез белән бергә үткәрегез.

Сукояр. Әлеге чорда финанс өлкәсендә җитди уңай үзгәрешләр булачак. Бу, бәлки, өстәмә хезмәт хакы, премия яки яңа керем чыганагы булыр. Тик дусларча сөйләшеп утыруларга яки романтик очрашуларга вакыт калмаячак.

Балык. Үз-үзегезгә һәм сөйкемле булуыгызга ышанычыгыз артачак. Шәхси тормышта аерым уңыш көтелә, бу билгенең ялгыз вәкилләре перспективалы һәм кызыклы танышуларга исәп тота ала. Ә гаиләле Балыкларга ял көннәрен тормыш иптәшләренә багышларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса