Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (19–25 ОКТЯБРЬ)

19-25 октябрьдә – үсә торган Ай. Бу чорда көтелмәгән чыгымнар кискен артырга мөмкин.

Сакчыл булырга, акчаны бушка сарыф итмәскә тырышыгыз. Бу вакытта яңа мөнәсәбәтләр булдыру яхшы: дуслыкта яки романтик. Шуңа күрә тирә-юньдәгеләргә игътибар белән карагыз. Сезнең киләчәк язмышыгыз яки ышанычлы дустыгыздыр янәшәдә булу бик ихтимал.

Кучкар. Романга әзер булыгыз. Тик аның дәвамлы булырына өмет аз. Бу көннәрдә сезгә аеруча кызыклы булган өлкәдә үз белемеңне күтәрү файдалы булыр. Бала турында күптәннән хыялланучылар өчен дә  шулай ук яхшы чор.

Үгезбозау. Кызыксынучанлык күрсәтегез – сезнең алда теләсә нинди ишекләр ачылачак. Әмма шуны истә тотыгыз: бу юлы күп көч кирәк булачак. Старт алыр алдыннан барысын да исәпкә алыгыз. Вакыт та киеренке булачак. Теләсә нинди очрашуны алдан планлаштырыгыз.

Игезәкләр. Үз-үзегезгә ышаныч көчле чак. Моннан файдаланып, хезмәт хакын арттыру турында җитәкчелеккә мөрәҗәгать итә аласыз. Ялларны файдалы үткәрегез. Өй эшләрен тәмамлагыз, якыннарыгызга ярдәм итегез, хәтта әгәр алар ярдәм сорамасалар да.

Кысла. Бәлки, сез ялгызлыкта булырга теләрсез. Шулай эшләгез. Яңа танышулар бары тик файдага гына булачак. Ялларны иҗат белән үткәрегез. Теләсә нинди башлангыч чорда уңышлы.

Арыслан. Финанс югалтуларын кичерергә әзер булыгыз. Әмма тиздән бюджетыгыз тулыланачак! Гаиләдә җитди сорау аркасында каршылыклар  туарга мөмкин. Якын арада аны хәл итеп булмаячак. Аның каравы, балалар сөендерер: уңышлары белән генә түгел, үз-үзләрен тотышлары белән дә.

Кыз. Оештыру сәләтләрен күрсәтергә вакыт җитте. Сезне уңыш көткәненә шикләнмичә, иң катлаулы эшләргә алыныгыз. Бу чорда акча белән барысы да яхшы булачак, шуңа күрә сез үзегезне берәр нәрсә белән сыйлый аласыз.

Үлчәү. Якыннарыгызга лояль булыгыз: хәзер аларга сезнең катнашуыгыз кирәк. Эштә сезне законлы уңыш көтә. Һәм кайбер коллегаларыгыз сезнең өчен шатланмаса, моңа игътибар итмәгез. Шул вакыттан акча җыя башлагыз: тиздән алар зур нәрсә сатып алу өчен кирәк булачак.

Чаян. Киләсе көннәрдә сезне бик күп очрашулар көтә: бәхетле һәм бигүк шатлыклы түгелләре дә. Вакыйгаларның теләсә нинди нәтиҗәсен кабул итегез. Кайбер танышларны тормышыгыздан сызып ташларга туры киләчәк. Әгәр моны эшләмәсәгез, сезне хыянәт көтә. Әлеге чорда моңарчы күрелмәгән арыганлык сизәрсез.

Укчы. Яхшы кәеф сезгә башлаган эшләрне тәмамларга мөмкинлек бирәчәк. Бу чордагы рәхәтлекне гаиләдә булуы ихтимал каршылыклар бозарга мөмкин. Ләкин озакламый алар хәл ителәчәк. Тыгыз графикка һәм эштә тоткарлануларга әзер булыгыз. Алдан ук шуларга якыннарыгызны әзерләгез.

Кәҗәмөгез.  Йолдызлар сезгә бу чорда катлаулы эшләргә алынырга рөхсәт итә. Тик хәзергә акча әрәм итмәскә тырышыгыз. Һәрхәлдә, зур әйберләр сатып алудан баш тартыгыз. Үзегез турында гайбәт ишетергә әзер булыгыз. Истә тотыгыз: иң яхшы реакция реакция булмау.

Сукояр. Хәзер барлыкка киләчәк теләсә нинди проблемаларны үзегездә калдырыгыз. Алар турында беркемгә дә сөйләмәгез үзегез дә булдырасыз. Үзгәрешләргә әзер торыгыз. Башта алар сезне куркытыр, ләкин соңыннан аңларсыз: барысы да яхшыга булачак. Мөнәсәбәтләрдә тынлык хакимлек итә.  

Балык. Әгәр сезнең бу чорга мөһим очрашулар планлаштырылган икән, аларны үткәрмәү яхшырак. Хәзергә уңай чор түгел. Ял итегез һәм вакытны үзегезгә, гаиләгезгә багышлагыз. Бу процесска чын күңелдән һәм җитди карагыз. Акчагызны кызганмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса