Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (18-24 гыйнвар)

18–24 гыйнварда ай үсүгә таба бара. Бизнеста һәм эш урынында теләсә нинди планнарны тормышка ашыру өчен менә дигән вакыт. Бу бигрәк тә югары вазифа биләүчеләр өчен актуаль. Тәвәккәллек күрсәтеп, экспериментлар ясаудан курыкмагыз. Оттырмассыз!

Кучкар. Кызганычка каршы, күптән көткән керем булмаячак. Булганы белән канәгатьләнергә туры киләчәк. Атна уртасы сәламәтлеккә кагылышлы теләсә нинди диагностика процедуралары өчен уңай. Дусларыгыз белән күбрәк вакыт уздырыгыз, аларга бу бик кирәк.

Үгезбозау. Йолдызлар сезгә үзегездә тискәре хис-кичерешләрне тотмаска киңәш итә. Алардан арыныгыз, ләкин моны нинди дә булса йомшаграк ысул белән эшләгез. Мәхәббәт мөнәсәбәтләрендә аңлашылмаучылык барлыкка киләчәк. Кызганыч, сез үзегез бу хәлне үзгәртә алмаячаксыз, шуңа күрә сөйгәнегезнең адым ясаганын көтегез.

Игезәкләр. Хезмәт урыныгызда эшегез күп булу сәбәпле, шәхси мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучылыклар булырга мөмкин. Компромисска барырга туры киләчәк. Сәламәтлегегезгә игътибар итегез: хроник авыруларның кискенләшү куркынычы зур. Ял көннәрендә вакытыгызны табигатьтә үткәрергә тырышыгыз.

Кысла. Ниһаять, сез тынычлана алырлык вакыт җитте. Проблемалар чигенәчәк, якыннар белән мөнәсәбәтләр бик яхшы булачак. Ял итү, отпуск алу, дуслар белән очрашулар өчен уңай вакыт. Кыска вакытлы сәфәргә чыгуны планлаштырыгыз һәм эшләр турында уйламагыз.

Арыслан. Эчке сиземләвегезгә таяныгыз. Ул тирә-ягыгызда кемгә ышанырга, ә кемгә юк икәнен аңларга ярдәм итәр. Зур булмаган финанс проблемалары туарга мөмкин, әмма алар озакка сузылмаячак. Ә менә үз хәлегезгә аеруча игътибар итәргә кирәк.

Кыз. Әлеге чорда үзбәя белән гади генә булмаячак. Сезгә үзегезнең бернәрсәгә дә кирәгегез юк кебек тоелыр. Үз-үзегезгә ышаныр өчен яңа проектлар белән шөгыльләнегез. Атна башында тормышыгызда мөһим роль уйнаячак кеше белән очрашу ихтималы югары.

Үлчәү. Әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан һөҗүм көтегез һәм каршылык күрсәтергә әзер булыгыз! Үзегездән башка бу хәлдә сезгә беркем дә ярдәм итмәячәк. Күбрәк ял итегез һәм күңелле эшләр белән шөгыльләнегез. Атна ахырына таба кызыклы эшлекле тәкъдим көтә һәм сез аңа әзер булырга тиеш.

Чаян. Сезнең активлык иң югары дәрәҗәдә булачак! Моны эш һәм шулай ук көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү өчен файдаланыгыз. Күчемсез милек белән бәйле бернинди килешүләргә бармагыз, аның каравы, башка финанс кертемнәрен эшләргә була һәм кирәк тә. Ләкин башта белгеч белән киңәшләшегез.

Укчы. Сезнең өчен күңелле вакыт җитә. Якыннарыгыз сөендерәчәк һәм гаҗәпләндерәчәк, эш урынында хезмәт хакының арту яки югырырак вазифага күтәрелү ихтималы бар. Югары көчләрнең билгеләренә игътибарлы булыгыз. Әһәмиятсез тоелган нәрсәләрне дә игътибарсыз калдырмагыз: еш кына нәкъ менә аларда мөһим ишарәләр була.

Кәҗәмөгез. Сез дөрес юнәлештә барасызмы – туктап, шул турыда уйланырга вакыт. Эш урынын алыштыру яки тормышыгызны үзгәртү өчен яхшы чор. Ялгышмассыз! Ышанычсыз дусларыгызны күз уңыннан ычкындырмагыз. Бәлки, кем белән дә булса саубуллашырга вакыт җиткәндер.

Сукояр. Әлеге чорда сезне бик күп күңелле һәм хәтта язмышны хәлиткеч очрашулар көтә. Романтик рух акылны һәм йөрәкне әсир итәчәк. Алардан ләззәт алыгыз! Һәм, һичшиксез, эчке сиземләвегезгә колак салыгыз.

Балык. Сезне яхшы табыш, матди уңыш көтә. Бу бигрәк тә атнаның беренче яртысына кагыла. Ай үсә барган чорда гаилә керемегез шактый артачак. Һөнәри өлкәдә дә хәлләр бик яхшы булачак үсеш, уңышлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса