Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (15–21 март)

15еннән 21 мартка кадәр ай үсә. Дуслар белән очрашулар сөендереп кенә калмыйча, мөһим уй-фикерләргә дә этәрәчәк. Төпле киңәш алыр өчен күңелегездәген әйтегез, сезне ниләр борчуы турында сөйләгез.

Кучкар. Бу чорга ниятләгән планнарыгыз тормышка ашмаска мөмкин. Якын кешеләрегез сүзләрендә тормаслар. Хәзер сезгә керәчәк финанс тәкъдимнәренә  җитди карагыз. Шәхси тормышта, киресенчә, азрак уйлагыз һәм хисләргә өстенлек бирегез!

 

Үгезбозау. Үзегез булдыра алганнан күбрәккә алынмагыз. Бөтенләй хәлдән таймас өчен эшне дөрес бүләргә өйрәнегез. Акча кертемнәре белән сак эш итегез, аларның кайберләре уңышсыз булырга мөмкин. Ялларда шәһәрдән читкә чыгыгыз. Бу иң яхшы карар булачак!

 

Игезәкләр. Тормышта сез өмет иткән үзгәрешләр өчен яхшы чор түгел. Эштә хезмәттәшләр белән аңлашылмаучылык булырга мөмкин. Низагны озакка сузмаска тырышыгыз, югыйсә, киләчәктә мөнәсәбәтләрне җайлау кыен булачак.

 

Кысла. Сез бернигә дә өлгермисез кебек тоела. Өлешчә бу, чыннан да, шулай. Зиһенегезне туплагыз, үзегезне кулга алыгыз! Балалар гадәттәгедән күбрәк игътибар таләп итәчәк. Кайбер эшләрне кичектереп торырга туры килер. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Тамак һәм колакларга карата – бигрәк тә.

 

Арыслан. Әлеге чорда сезне күңелле үзгәрешләр көтә. Бернинди хәйлә көтмәгез: сез, чыннан да, моңа лаек. Атна ахырына якынрак сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләрдә борылыш вакыты булырга мөмкин. Мөнәсәбәтләрне һәм аларда үзегезнең рольне яңабаштан карап чыгыгыз.

 

Кыз. Нәтиҗәле чор. Өстәвенә, өйдә сез бернигә дә өлгерә алмаячаксыз, аның каравы эштә – барысына да! Акчалата бонуслар үзләрен озак көттермәячәк. Йолдызлар сезгә хәзер җир белән күбрәк эшләргә киңәш итә. Бу тынычлану китерәчәк.

 

Үлчәү. Нигә сезгә сөйгәнегез өчен романтик сюрприз оештырмаска? Һичшиксез, ул моның кадерен белер! Бу чорда үткән тормыштан таныш кеше барлыкка килергә мөмкин, ул сездә хисләр давылын кузгатачак. Үзегезне кулда тотыгыз! Хәзер актив ял яхшы.

 

Чаян. Сез инде өметләнмәгән акчалар көтмәгәндә киләчәк. Аларны акыл белән тотыгыз! Бәлки, сезгә элек планлаштырылмаган сәфәрләргә чыгарга туры килер. Килешегез, бигрәк тә сүз ял турында барса. Хәзер диетада утырмау яхшырак – сәламәтлек какшарга мөмкин.

 

Укчы. Әгәр әлеге вакытта нәрсә дә булса сез теләгәнчә бармаса, борчылмагыз. Озакламый аңларсыз: барысы да яхшыга! Шәхси тормышта бик сак булырга кирәк: тирә-юньдә намуссыз ирләр күп. Сайлап алганчы, йөз тапкыр уйлагыз. Вакыт эшлекле очрашулар өчен уңай.

 

Кәҗәмөгез. Әгәр бу көннәрдә берәрсе белән ачуланышсагыз, мөмкин кадәр тизрәк килешергә тырышыгыз. Хәзер озакка сузылган конфликтларның кирәге юк. Эш урынында сезнең алга катлаулы бурыч куярга мөмкиннәр. Килешкәнче уңай һәм тискәре якларның барысын да үлчәгез. Ялларда күбрәк ял итегез!

 

Сукояр. Стресс һәм тынычсызлык – менә нәрсәләр хәзер сезне уңайсыз хәлдә калдыра ала. Дулкынлануыгызны мөмкин кадәр киметергә тырышыгыз. Әлеге чорда очрашулар бары тик күңелле, ә кайберләре хәтта истәлекле булачак. Кунакка чакырсалар, баш тартмагыз – кызык булачак!

 

Балык. Кече буын тулысынча контрольдән чыгачак. Балаларыгыз булса – сабырлыгыгызны туплагыз! Ялгыз Балыкларны күңелле танышу көтәргә мөмкин, ләкин моны үзегез теләсәгез генә. Саф һавада күбрәк вакыт үткәрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса