Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (15–21 февраль)

15–21 февральдә – үсеп баручы ай. Мәгълүматлар белән эшләү, эшлекле килешүләр төзү, сәяхәтләр һәм кыска сәфәрләр өчен уңай атна.

Яңа эшләр башларга, сөйләшүләр алып барырга мөмкин. Бу яңа танышулар, романтик күрешүләр, мәхәббәттә аңлашулар өчен яхшы чор. Ялларда руль артында, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында, зур игътибар таләп ителә.

Кучкар. Планеталарның уңай торышы нәтиҗәсендә, эштә дәрәҗәне күтәрү, абруйны яхшырту мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Тик сез һәрвакыт исемегезгә тап төшерергә тырышучы яшерен дошманнарның йогынтысын тоячаксыз.

Үгезбозау. Әгәр сөйгән кешегез сәгатьләр буе сезнең күңел бушатуыгызны тыңларга һәм әңгәмәгә кушылып сөйләшергә әзер икән, аңа күп нәрсәне гафу итәчәксез. Хәзер сез аңардан соклану һәм үзара аңлашу көтәсез. Алай булып чыкмаса, мөнәсәбәтләр дә бөтенләй бозылырга мөмкин.

Игезәкләр. Гаиләдә сез – ышанычлы лидер. Барысы да сездән төпле киңәш көтә. Шуңа күрә әзер булыгыз – киңәшләр биреп кенә калмыйча, әйткән сүзләрегез өчен җавап та бирергә туры киләчәк. Әгәр кинәт нәрсә дә булса сез уйлаганча барып чыкмаса, якыннарыгызның кискен тәнкыйтеннән котылып кала алмаячаксыз.

Кысла. Тикшеренү узу өчен яхшы чор – диагноз тиз һәм төгәл куелачак. Әмма белгечне сайлауга җитди карагыз. Классик медицинага таяныгыз, им-томчыларга барып йөрү кирәкмәс.

Арыслан. Сез энергия агымын тоячаксыз. Көчегез һәм үз-үзегезгә ышаныч көннән-көн артачак. Мөнәсәбәтләрдә романтика, эштә яхшы перспективалар болар барысы да сөендерәчәк һәм илһамландырачак. Гаилә бәйрәмен шәһәр читендә, табигатьтә билгеләп үтү яхшырак.

Кыз. Бу атна бик актив башланачак, сез үзегез һәм тышкы кыяфәтегез белән шөгыльләнәчәксез. Ай фазалары нигезендә, тренировкалар һәм спа-процедуралар планын эшләгез нәтиҗә сезне шатландырачак. Йөзү аеруча нәтиҗәле булачак.

Үлчәү. Финанс хәленең сизелерлек начарлануы көтелми. Киресенчә, планеталарның торышы сезгә элек таныш булмаган өлкәләрдә акча эшләү мөмкинлеген ачарга мөмкин. Дөрес, акчаны тиз генә алмаячаксыз, бераз көтәргә туры киләчәк.

Чаян. Бөтен гаилә белән ял итү өчен яхшы чор. Ләкин урынны җентекләп сайларга кирәк өйдән ерак китәргә кирәкми, дусларга кунакка барырга яки арендага дача алырга мөмкин. Сезгә ниндидер туганлык эшләре белән бәйле сәфәр ошаячак.

Укчы. Иң романтик чорларның берсе. Ай фазалары мәхәббәт һәм назлы мөнәсәбәтләргә күңелегезне ачар, ә планеталарның торышы сезне капма-каршы җенес өчен иң сөйкемле һәм ягымлы итәр. Барысын да яңадан башлау мөмкинлеген ычкындырмагыз!

Кәҗәмөгез. Эштә сезнең яңалыклар таңга калдырачак. Сез дресс-кодны кискен алыштыра аласыз һәм хезмәттәшләрегез сезгә охшарга тырыша башлаячак, йә киңәшмәләрдә активлыгыгыз җитәкчелекнең игътибарын җәлеп итәчәк. Иң мөһиме оригинальлекне арттырып җибәрмәү.

Сукояр. Хезмәттәшләр һәм сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләр аркан тартышуны хәтерләтергә мөмкин. Ләкин барысы да алай ук җитди түгел сез теләсә нинди ызгышны яки конфликтны үз файдагызга шулкадәр оста итеп кулланачаксыз, нәтиҗәдә, хаклы булып чыгачаксыз һәм шул ук вакытта партнерның да абруе төшмәячәк.

Балык. Бу чорда шәхси тормышыгызда сезгә яшел ут кабызачаклар. Планеталарның торышы матур һәм истә калырлык роман бүләк итәчәк, сезгә карата бик яхшы мөнәсәбәттә булачаклар, иркәләячәкләр, кулда гына күтәреп йөртәчәкләр һәм бүләкләр бүләк итәчәкләр. Мәхәббәт белән ләззәтләнегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса