Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (14–20 СЕНТЯБРЬ)

14 сентябрьдән 16 сентябрьгә кадәр- кимеп баручы ай. 17 сентябрь- яңа ай туа. 18-20 сентябрь көннәрендә – үсә торган ай. Ай барлык нәтиҗәле башлангычларга уңай йогынты ясаячак.

Диета тота башлау яки бушану көннәре организмнан шлакларны чыгарырга ярдәм итә, төрле авырулар барлыкка килүне кисәтә. Сентябрьнең бу  атнасы – начар гадәтләрдән арыну өчен искиткеч кулай вакыт.

 Кучкар. Сезнең өчен беренче урында мәхәббәт булачак. Сез үзегез дә мондый дәрт уянуга гаҗәпләнерсез. Эштә яңа перспективалар ачылачак, әмма аларга җиңелчә карыйсыз. Сезгә эшләр белән ныклап шөгыльләнергә һәм нинди яктан алар өчен көрәшергә кирәклеген белүегезне исбатларга туры киләчәк.

Үгезбозау. Бу чор сезгә багышлау күбрәк вакыт өйдә булырга һәм, ниһаять, бераз йокы туйдырырга мөмкинлек бирәчәк. Хәер, яраткан кешегез тулысынча ял итәргә барыбер ирек бирмәячәк. Аның бик күп яңа идеяләре бар, алар сезне җитди сөйләшүләргә һәм гамәлләргә этәрәчәк.

 Игезәкләр. Сез кирәкле кешеләргә уңай тәэсир ясый аласыз, шуңа күрә күбрәк аралашыгыз һәм өйдә утырмагыз. Сәфәрләр һәм очрашулар хезмәт буенча алга таба үсүөчен яхшы мөмкинлек бирәчәк, ә яңа проектлар сезне хезмәт батырлыкларына рухландырачак. Мәхәббәттә түземлек җыярга һәм вакыйгаларны ашыктырмаска кирәк.

Кысла. Эшлекле өлкәдә сез элеккечә үк лидер позицияләрендә торасыз. Үзегезнең иҗади омтылышларыгызны кирәкле юнәлешкә борыгыз. Бу чор сезгә һәм  акча керүне дә юрый. Тик сак булыгыз, сезнең уңышларыгыз кемнеңдер юлына аркылы төшәргә һәм аның мин-минлегенә кагылырга мөмкин.

 Арыслан. Кызыклы ял маҗаралары һәм романтик очрашулар тулы ялларыгыз шундый ук кызыклы гадәти көннәр белән алышыначак. Сезнең һөнәри осталыгыгыз лаеклы бәяләнәчәк. Идеяләрне языгыз һәм планнар кора башлагыз. Шәхси яки гаилә тормышында инициативаны партнерга тапшырыгыз.

Кыз. Бу чорда сезнең яхшы теләкләрегез тормышка аша ала. Шулай булгач, тормыштан ни көтәсез – ачык итеп, җентекләп формалаштырыгыз. Көтелмәгән шылтырату яки узганнардан кем дә булса берәү белән очрашу   сезнең тормышны кискен үзгәртергә мөмкин. Эштә үзеңне күрсәтү һәм җитәкченең игътибарын җәлеп итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

 Үлчәү.  Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрдә кискенлек күрсәтеп, арттырып җибәрмәгез. Бу чорда сез үзегезне чын милекче итеп тоярсыз.  Мәхәббәттә дәртле теләкләр көчле, шуңа күрә сездә көнчелек тә күзтелер. Ял көннәрендә эмоцияләрне саклагыз һәм яшәү проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнегез.

Чаян. Уңайлы чор башлана. Мөмкинлекләре зур берәү сезне үз канаты астына алырга әзер. Сезнең алда  күптән хыялланган ишекләр ачылыр. Алыш-бирешләр уңышлы узачак, яңа клиентлар барлыкка киләчәк, ә алар белән акча да булачак. Романтик очрашулар бу чорда шулай ук бик күп уңай эмоцияләр калдырачак.

  Укчы. Никадәр иреклерәк һәм бәйсезрәк була алсагыз, партнерыгызның хисләрен дә шулкадәр көчлерәк “кыздыра” аласыз. Хәзер сез бер-берегезне  күпкә яхшырак аңлыйсыз. Хезмәттәшләр белән аралашу да зур ышаныч бирә.  Үзегезне күңелле бүләк белән сөендерегез сез моңа лаек.

Кәҗәмөгез.  Сезнең энергия һәрвакытта да изге эшләргә юнәлтелмәячәк. Хәтта үзегезнең фантазиядә генә булган вак-төяк үпкәләүләр өчен дә үч алу теләге көчле булыр. Мәхәббәт эшләрендә интриганың уңышына ирешүе икеле. Бу өлкәдә ачыктан-ачык сәясәт алып бару яхшырак.

Сукояр. Кичектергесез эшләргә игътибар бирегез. Алда торган «сугыш» алдыннан яхшы әзерлек кирәк. Сезнең файдалы элемтәләр булдыру сәләтегез хәзер бигрәк тә  кирәк булачак. Ваклашмагыз! Озак вакытка исәпләнгән кертемнәргә бәйле эшләр уңышлы барачак.

Балык. Офыкта яңа максатлар барлыкка килә, аларга сез тиздән омтыла да башларсыз. Уй-фикерләрне тупларга, план әзерләргә, көчләрне дөрес бүләргә вакыт. Җиңүче даны бу атнада сезгә тәэмин ителгән. Иң мөһиме – вакытлы мавыгуларга көчне сарыф итмәү. Бу вакытсәяхәтләр өчен иң яхшы чор.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса