Ванилинлы пончик
2 а.к. эремчек, 1 ст он, 2 йомырка, 3-4 а.к. шикәр комы, 0.5 ч.к чәй содасы, 1 ч.к. ванилин, шикәр оны, үсемлек мае.
Эремчек, он, йомырка, чәй содасы, ванилин һәм шикәр комын туглап, камыр басарга. Камырны юеш кул белән өзеп алып, зәйтүн җимеше зурлыгында түгәрәкләр әвәләргә һәм кызган майда пешерергә. Майда пончиклар кабарырга тиеш. Пончикны бөтен ягы да кызару белән майдан алырга һәм шикәр оны сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа