Тәмле рулет
1 батон, 300 г атланмай, 3 каты пешкән йомырка, 2 пешкән кишер, 2 сельдь балыгы.
Батонны буйга урталай кисеп, эчен алырга. Эчке ягын 100 г атланмай белән майларга. Батон йомшагын вак итеп туралган йомыркага кушарга. Чистартылган сельдьне иттарткычтан үткәрергә. Кишер һәм балыкны 200 г атланмай белән болгатырга һәм аңа ипи йомшагын кушарга. Эчлекне батоннарга тутырырга. Аларны кара-каршы куеп, пакетка төрергә һәм 2-3 сәгатькә суыткычка куярга. Табынга телемнәрнә кисеп бирергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа