Мюсли белән җиләк-җимеш коктеле
50 г күрәгә, ярты стакан мүсли, 1 стакан йогырт, 1 см зәнҗәбил тамыры.
Зәнҗәбил һәм күрәгәне турагыз да ваклагычка салып изегез. Мүсли һәм йогырт өстәп, катнашма бертөрле хәләткә килгәнче күпертегез. Әгәр эчемлек артык куе булса, бераз шифалы су өстәгез. Җәенке савытларга салып бирегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia