Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Кадерле Бөгелмәләр,сезнең өчен – “Татарча азу” рецепты

400-500 г сыер ите, 1-2 свежий помидор, 3 тозлы кыяр, 5 бәрәңге, 1 суган, 5 тырнак сарымсак, тоз, борыч, яшел тәмләткечләр.


Кыздыру өчен үсемлек мае яки сары май. Итне 2×3 см зурлыгында турарга һәм үсемлек маенда яки сары майда кыздырырга. Кабыгы чистартылган кыярны вак итеп турарга. Кәстрүлгә кыздырылган итне салып, тоз, борыч сибәргә, туралган кыярны өстәргә. Кыяр капланырлык итеп, шулпа яки кайнап торган су агызырга һәм 30 минут кайнатырга. Шакмаклап туралган бәрәңгене кыздырырга һәм ит белән кыяр өстенә салырга. Шунда ук саламлап турап кыздырылган суган һәм помидор өстәргә. Капкач белән каплап, бәрәңге әзер булганчы томалап пешерергә. Табынга бирер алдыннан болгатырга, вакланган сарымсак һәм яшел тәмләткечләр сибәргә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса