«СалаваTik»ларның «Җомга» җырына видеолары дөнья күрде
Үсеп килүче буын балалар җырлары белән беррәттән халык җырларын да ишетеп, тыңлап, өйрәнеп үссенәр.
Интернет киңлекләрендә "СалаваTik«ларның яңа җырга видеолары дөнья күрде. Татар халык җыры «Җомга» (Тал бөресе) җырын СалаваTikлар татар эстрадасына яхшы таныш «Фәридә-Алсу» дуэты белән бергә башкара.
«Татар халык җырларына мөрәҗәгать итүебез беренче генә түгел. Үсеп килүче буын балалар җырлары белән беррәттән халык җырларын да ишетеп, тыңлап, өйрәнеп үсүләрен телибез. Шуңа да репертуарга халык җырларын кертәбез. „Җомга“ җыры да сүзләре һәм көе белән җәлеп итте. „Фәридә-Алсу“ дуэты бу җырны күптән башкара. Аларны клипта төшәргә чакыргач, бик теләп ризалык бирделәр. Җырчыларны да проектка җәлеп итүнең үз сере бар. Балалар татар җырчыларын белеп, күреп, исемнәрен белеп үссеннәр иде», — ди «СалаваTik» проекты җитәкчесе Зилә Фәйзуллина.
«Безнең дуэтка быел 30 ел булды. «Җомга» җырын без инде 25 ел башкарабыз. «СалаваTik» ларның тәкъдимнәрен бик теләп кабул иттек. Татар халык җыры буыннардан-буыннарга калдыра торган мирас. Шуңа күрә шатланып ризалаштык. Минем кызым Әлфия дә "СалаваTik"лар яшендә. Дуслары да "СалаваTik«лар төркемендә бар. Шуңа күрә алар минем бер гаиләм кебек. «СалаваTik» төркеменә уңышлар телибез. Алар безнең киләчәгебез, дәвамчыларыбыз. Алар белән эшләү күңелле булды. Бик тиз уртак тел таптык һәм төшерү бер сулышта узды. Клип та тамашачыларга ошар дип уйлыйбыз! Балалар да, «СалаваTik» һәм безгә кушылып, шушы җырны җырласалар, ничек күңелле булыр иде!"— дип фикерләре белән бүлеште «Фәридә-Алсу» дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа