Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзәк яңалыклар

Россия Президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте

Өлешчә мобилизация кемгә кагылачак һәм хәрби хезмәткә чакырылганнарны нинди социаль гарантияләр көтә?

21 сентябрьдә РФ Президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итүнең әһәмиятен Россиянең суверенитетын яклау, россиялеләрнең һәм Донбасс төбәкләрендә яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү белән аңлатты.

Өлешчә мобилизация кемгә кагылачак һәм хәрби хезмәткә чакырылганнарны нинди социаль гарантияләр көтә?  Мобилизация ресурсы 25 миллионга якын кеше: кемне «бернигә карамастан» чакырмаячаклар - "Татар-информ" материалында. 

Хәрби-исәп белгечлекләре булганнар чакырыла

21 сентябрьдә иртән Россия Президенты Владимир Путин россиялеләргә мөрәҗәгать итеп, бүгенге көндә Донбаста барган хәлләргә бәя бирде. Дәүләт башлыгы искәрткәнчә, махсус хәрби операция башланганнан соң, Истанбулда узган сөйләшүләрдә Киев вәкилләре Россиянең мәсьәләне тыныч юл белән чишәргә тәкъдим итүенә уңай мөнәсәбәт күрсәткән иде. Әмма бу Көнбатышка ошамады, шуңа күрә алар Киевка бөтен килешүләрне өзәргә турыдан-туры диярлек күрсәтмә бирде. Украинага тагын да күбрәк корал китерелә башлады, ә НАТО илләре Киев контролендәге өлкәләрдән хәрби хезмәткә чакырылган кешеләргә хәрби әзерлек үткәрергә тотынды.

- Мондый шартларда, без бүген очраган куркыныч вәзгыятькә тәңгәл җавап буларак, ягъни Ватаныбызны, аның суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген саклау, халыкыбызның һәм азат ителгән территорияләрдәге кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен, түбәндәге карарны кабул итәргә – Оборона министрлыгы һәм Генераль штабның Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация үткәрү тәкъдимен хупларга кирәк дип саныйм, - дип белдерде Владимир Путин.   

РФ Президенты Украинада махсус хәрби операция барышында Россия хәрбиләре Херсон һәм Запорожье өлкәләренең күп өлешен һәм тагын берничә районны неонацистлардан азат итүен искә алды. Нәтиҗәдә, мең километрдан ераклыкка сузылган хәрби каршылык линиясе барлыкка килгән. Фронт линиясен ныгыту өчен гаскәриләр кирәк.

- Кабатлап әйтәм, сүз өлешчә мобилизация турында бара, ягъни хәрби хезмәткә бүгенге көндә запаста торган, һәм беренче чиратта, Кораллы көчләр рәтләрендә хезмәт иткән, билгеле бер хәрби-исәп белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәсе булган гражданнар чакырылачак, - дип ассызыклады Владимир Путин.

Әйтергә кирәк, 25 августта РФ Президенты үз Указы белән Россия Кораллы көчләренең штат санын, хезмәт күрсәтү өчен гражданлык хезмәткәрләрен дә исәпкә алып,  1,9 миллионнан 2,3 миллионга кадәр арттырган иде.

Кемнәрне хезмәткә чакырмаячаклар?

«Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында»гы Указ тексты буенча, мобилизацияләнгәннәрнең акчалата тәэмин ителеше контракт буенча хезмәт итүчеләрнең акчалата тәэмин ителешеннән бернәрсә белән дә аерылмаячак. Оборона предприятиеләрендә эшләүче гражданнарның эш чорында мобилизация буенча чакырылуын кичектерү каралган.

РФ оборона министры Сергей Шойгу аңлатканча, барлыгы резервтагы 300 мең гражданны чакырырга планлаштырыла. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, РФ Президенты Указында билгеләнгән резервчылар категорияләренә 25 миллионнан артык кеше туры килә һәм бу зур мобилизация ресурсы булып тора.

- Шулай итеп, сез, өлешчә мобилизация - ул гомуми мобилизация ресурсының 1, бәлки, 1,1 процентын тәшкил иткәнен аңлый аласыз, - диде министры «Россия-24» телеканалына биргән интервьюсында.

РФ Оборона министры гаскәриләр әкренләп җыелачагын әйтте. Ул мобилизация буенча хәрби белгечлекләре һәм тәҗрибәсе булган россиялеләр генә чакырылачагын искәртте.

- Запастагылар. Армия турында берни ишетмәгән-күрмәгән кешеләр түгел, ә хезмәт иткән, бүген Кораллы көчләргә кирәкле хәрби-исәп белгечлеге, хәрби тәҗрибәсе булганнар, - дип санап үтте министр.

Беренче чиратта мобилизация 30 яшькәчә солдат, старшина һәм прапорщикларга һәм 45 яшькәчә кече офицерларга кагылырга мөмкин.

Сергей Шойгу сроклы хезмәттәге солдатлар кебек үк, вуз студентлары да «бернинди шартларда» да мобилизацияләнмәячәген әйтте.

“Гомуми көчләр белән сугышны туктатырга кирәк”

РФ Дәүләт Думасының оборона буенча комитеты рәисе Андрей Картаполов сүзләренчә, мобилизация беренче чиратта 35 яшькәчә солдат, старшина һәм прапорщикларга һәм 45 яшькәчә кече офицерларга, шулай ук югары төгәллекле заманча хәрби техника белән эш итү тәҗрибәсе булган резервчыларга кагылачак.

- Кайсы белгечлекләрне мобилизацияләргә кирәк булуын Оборона министрлыгы яхшырак белә, мин исә, бары тик, беренче чиратта пилотсыз очу аппаратлары операторы, белгеч-разведчиклар, элемтәчеләр кебек заманча белгечлекләр чакырылачагын фаразлый алам, - диде Андрей Картаполов «Интерфакс»ка биргән интервьюсында.

Россия Президентының илдә өлешчә мобилизация үткәрү карарын Татарстанда да хупладылар. «Десантчылар берлеге» Төбәкара иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча төбәк бүлеге рәисе Юрий Суворов аның дуслары һәм десантчы хезмәттәшләре дә шундый ук фикердә булуын әйтте.

- Беренчедән, бу карар хәзерге вакытта референдумнар әзерләүче Донбасс республикалары халыклары өчен кирәк. Ә иң мөһиме, украин җирендә көтелгән тынычлык урнашсын өчен, гомуми көчләр белән сугышны туктатырга, фашистик кабәхәтләрне юк итәргә кирәк, - диде Юрий Суворов.

“Бу мобилизация бераз соңарды да әле”

Вениамин Чубаренко,

«Хәрби туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе:

- Мин бу карарны хуплыйм, аны кирәк дип саныйм. Минем фикеремчә, бу мобилизация бераз соңарып та үткәрелә әле. Бу сүздән куркырга кирәкми. Мобилизация – ул запастагыларны хәрби хезмәткә чакыру. Өлешчә мобилизация ни өчен кирәк дигәндә, Швеция һәм Финляндия НАТОга керә – ә НАТО илләре белән Россия арасындагы гомуми чикнең озынлыгы - 1 мең километрдан артык. Швеция белән Финляндия нейтральлекне саклаганда, Россия анда гаскәрләр тотмады, ә хәзер гарнизоннар куярга мәҗбүр.

Икенче мәсьәлә Украина территориясендә үткәрелә торган махсус хәрби операция белән бәйле. Бу операциянең чикләре киңәя башлады: берничә километрны исәпкә алмаганда, ЛНР - тулысынча, ә ДНР яртылаш азат ителде. Гаскәрләр сузыла. Операция башланганда кертелгәннәр бүген инде җитми. Бу операцияне планлаштырганда беркем дә Европаның барлык диярлек илләре дә АКШ астына “ятар” дип күз алдына да китермәде. Инструкторлар, яллы гаскәриләрнең базалары Европа илләрендә урнашкан, анда корал белән тәэмин итүче даими частьләр дә бар.

Тыныч вакытта иминлекне саклау өчен Россия армияләрендә сроклы чакырылыш буенча 1 миллионнан артык кеше хезмәт итә, калган армия запаста тора. Кирәк булганда, армия запастагылар исәбеннән тулыландырыла.

Көнбатыш Россиянең җиңүе бөтен дөньяның астын өскә китерәчәген, аларның тәгълиматларын җимерәчәген аңлый. Шуңа күрә Европа илләре бөтен нәрсәгә - Россияне җиңәр өчен юынмыйча, салкында яшәргә әзер. Шуңа күрә «мобилизация» сүзеннән куркырга кирәкми. Ул бүген бик кирәк. Социаль тормышта, иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә, Украинадагы рус армиясенә ярдәм күрсәтүдә - бөтен җәмгыятьткә рухи яктан мобилизацияләнергә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса