Бервакыт хан "уң кулы" булып эшләүче вәзиренең яңагына суккан. Вәзир: "Ни өчен икән?" - дип уйлап торган да янында басып торган хисапчының яңагы-
на суккан. Шул рәвешле, яңакка сугу шәһәр буйлап таралган.
Кич белән йокы бүлмәсенә кергәч, ханның ханбикәсе аның яңагына китереп сылаган. Хан: "Ни өчен миңа сугасың, мин бит...
Бервакыт хан "уң кулы" булып эшләүче вәзиренең яңагына суккан. Вәзир: "Ни өчен икән?" - дип уйлап торган да янында басып торган хисапчының яңагы-
на суккан. Шул рәвешле, яңакка сугу шәһәр буйлап таралган.
Кич белән йокы бүлмәсенә кергәч, ханның ханбикәсе аның яңагына китереп сылаган. Хан: "Ни өчен миңа сугасың, мин бит хан!" - дип кычкырган.
Ханбикә: "Белмим, минем битемә ярдәмчем китереп сукты. "Ни өчен?" - дип сораган идем, ул: "Шәһәрдә әллә ни кыланалар, хан шулай кушкан икән", - дип
җавап бирде. Ә минем башка сугар кешем юк, шуңа сезне яңакладым", - дип әйткән. Хан аптырап: "Менә сиңа мә, минем кул күтәрүем үземә әйләнеп
кайтты бит", - дип, шапылдап түшәгенә килеп утырган.
Айгөл МИҢНЕБАЕВА
әзерләде.