Яңа ел табынына...
Бөгелмә сөт комбинатында әзерләнгән азык-төлектән менә дигән "шедевр"лар ясарга була. Шундый тәмле рецептларның берничәсен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз. Эремчек салаты белән пешерелгән бәрәңге Моның өчен 6 данә бәрәңге , 200 грамм эремчек, 1 данә кыяр,1 уч укроп,1 аш кашыгы үсемлек мае, 2 тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы...
Бөгелмә сөт комбинатында әзерләнгән азык-төлектән менә дигән "шедевр"лар ясарга була. Шундый тәмле рецептларның берничәсен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.
Эремчек салаты белән пешерелгән бәрәңге
Моның өчен
6 данә бәрәңге , 200 грамм эремчек, 1 данә кыяр,1 уч укроп,1 аш кашыгы үсемлек мае, 2 тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы соя соусы, тәменә карап тоз кирәк.
Үсемлек мае белән соя соусын кушабыз. Шуңа бәрәңгене манып, фольгага салабыз. Эчлек өчен эремчеккә ваклап туралган кыярны, укропны, сарымсакны салабыз да, тозлыйбыз. Бәрәңге мичтә пешеп чыккач, урталайга бүләбез һәм эченә эчлекне салабыз.
Ләвәш белән ясалган ролл
Моның өчен 1 данә юка ләвәш, 4 данә йомырка. 200 грамм "Пикантный" сыры,
1 тырнак сарымсак, петрушка белән укроп, 250 грамм краб таякчыклары, 2-3 аш кашыгы майонез,тәменә карап тоз, борыч кирәк.
Сырны, краб таякчыкларын, йомырканы пешереп, сарысын һәм агын аерып кыргыч аша уздырабыз. Шуңа ваклап туралган петрушка, укроп кушабыз. Ләвәшкә майонез сылыйбыз. Әзерләнгән эчлекне җәеп салабыз, тоз белән борыч кушабыз. Ләвәшне урап, бер сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Өстәлгә куйганда ролл формасында кисәбез.
Тавык итеннән ясалган шашлык
Моның өчен 1 килограмм тавык ите, 1 литр 3,2 процентлы кефир, суган (3-5 данә), сарымсак (3-4 тырнак), 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, лимон (1 данә), тоз, борыч, тәмләткечләр кирәк була.
Маринадны кефир, үсемлек мае, лимон согы, сарымсак, тәмләткечләр һәм суган кушып ясыйбыз. Тавык итен ваклап турап тирән савытка салабыз һәм маринад белән бутап пресс астына куябыз. Итне кич белән әзерләп куйсаң, яхшырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа