Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Эш качмас...

Иремнең туган авылында бик тә кызык кушаматлы гаиләләр бар. Шуларның бер-икесе турында сезгә дә сөйлим әле. Хөсәен һәм Мирзаян абыйлар урманга утын кисәргә барганнар. Аз гына эшләүгә, яңгыр ява башлаган. Чыланып беткәннәр болар. Шунда берсе: "Эш качмас, ашау качар", - дип әйтеп куйган. Яңгырдан ышыкланып, агач төбенә барып утырганнар һәм...

Иремнең туган авылында бик тә кызык кушаматлы гаиләләр бар. Шуларның бер-икесе турында сезгә дә сөйлим әле.

Хөсәен һәм Мирзаян абыйлар урманга утын кисәргә барганнар. Аз гына эшләүгә, яңгыр ява башлаган. Чыланып беткәннәр болар. Шунда берсе: "Эш качмас, ашау качар", - дип әйтеп куйган. Яңгырдан ышыкланып, агач төбенә барып утырганнар һәм тамак ялгап алганнар. Шулчак Хөсәен абый: "Их, хәзер монда дучмак (ул якта пәрәмәчне шулай атыйлар) булса иде", - дигән. Мирзаян абый аңа кушылып: "Кайнар да булса…" - дип өстәгән. Алар белән өченчеләре дә булган бит, анысы кайтып, авылдашларына сөйләгән. Шул көннән алып, авылда "Дучмак" һәм "Кайнар" атамалы кешеләр пәйда булган.

Ул абыйлар күптән мәрхүмнәр инде, урыннары җәннәттә булсын. Хәзер балалары, оныклары "Дучмак" һәм "Кайнар" нәселен дәвам итәләр.

Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА, мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: тормыш эш