Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тормышның үзеннән

Бер уч киндер орлыгы

Бу араларда телевизор экраннарыннан киндер орлыгы турында сөйли башладылар. Шуны тыңлап утырганда хатынның әнисе - әби сөйләгәннәр искә төште. Бу хәл сугыш чорында Әлмәт райо­нының Кызыл Игенче авылында була. Ул вакытларда барлык колхозлар да киндер чәчәләр иде. Шулай бер көнне колхозчы хатыннар кырдан киндер йолкып кайтканда, колхозларны тикшереп йөрүче вәкил...

Бу араларда телевизор экраннарыннан киндер орлыгы турында сөйли башладылар. Шуны тыңлап утырганда хатынның әнисе - әби сөйләгәннәр искә төште.

Бу хәл сугыш чорында Әлмәт райо­нының Кызыл Игенче авылында була. Ул вакытларда барлык колхозлар да киндер чәчәләр иде. Шулай бер көнне колхозчы хатыннар кырдан киндер йолкып кайтканда, колхозларны тикшереп йөрүче вәкил боларны туктатып, тенти башлый һәм Разия ападан бер уч орлык табып ала. Шунда ук вәкил Разия апаны алып китәргә дип, сарык фермасына ияртеп бара һәм сарайга бикләп куя. Ул чорда колхоз рәисе минем булачак бабай була. Кырда булгандыр инде, кайткач, сарайны ачтыра да Разия ападан ни өчен ябылганын сорый. "Балаларыма бәрәңгегә кушып төеп ашатырмын дип, бер уч киндер орлыгы алган идем", - дип җавап бирә. Шуннан соң рәис Талыйп абый тиз генә халыкны җыярга куша. Разия апаның 6 баласын да китерәләр. Шуларны бер рәткә тезеп бастыралар. Барысы да ялангач, яланаяк. Рәис вәкилгә әйтә: "Башта менә бу алты баланы утыртырга кирәк. Әниләрен алып китсәң, алар кемгә кала? Әтиләре сугышта, әниләреннән башка берәүгә дә кирәкми бит бу балалар". Шуннан вәкил бер халыкка, бер балаларга озак кына карап торган да аты янына китеп барган...

"Менә сез котылдыгыз, вәкил кирәк урынга җиткерсә, мине алып китәрләр инде", - дип, авыр көрсенеп куйды ди Талыйп абый. Шуннан соң кайчан килеп, алып китәрләр микән дип куркып, өч-дүрт көн йокы күрмәдек, дип сөйләгән иде әби.

Әхмәтҗан ХӘЙДӘРОВ.
Кодаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: әби колхоз