Кеше баласы
Бик озак кына буйдак булып йөргәннән соң өйләнгән егеткә бер танышы: - Миргалим, өйләнгәнсең дип ишеттем, әйбәт булган, тигез гомер итегез, - дигән. - Китте инде. Кеше баласы сиңа иш була димени? Базарда барысы да бар Күптән, ачлык вакытында булган хәл бу. Кечкенә кыз әбиләренә килгәч: "Әбием, нигә ашыгыз бик...
Бик озак кына буйдак булып йөргәннән соң өйләнгән егеткә бер танышы:
- Миргалим, өйләнгәнсең дип ишеттем, әйбәт булган, тигез гомер итегез, - дигән.
- Китте инде. Кеше баласы сиңа иш була димени?
Базарда барысы да бар
Күптән, ачлык вакытында булган хәл бу. Кечкенә кыз әбиләренә килгәч: "Әбием, нигә ашыгыз бик сыек, бәрәңгесе дә аз, токмачы да юк", - дип сорый икән. Оныгына ризык юклыктан зарланмас бит инде әби кеше. "Кызым, казаныбыз тишелде бит, яматасы бар", - дип акланган.
Кыз икенче килүендә: "Казанны яматтыгызмы, әбием?" - дип сораган.
- Яматмадык шул әле, кургаш юк, - дигән әби.
- Базарда бардыр ул, шуннан алырга кирәк иде.
Кызыл тәре
Авылда берәүнең мунчасы янып китә. Тирә-як күршеләре сүндерешергә җыелган. Хуҗа кеше хатынын битәрли:
- Ни өчен, ни пычагыма шул чаклы утын әрәм итеп, мунчага ут кабарлык күп яктың?
- Кайттың да кашындың, кайттың да кашындың бит, кызыл тәре, - дип җавап кайтарган хатыны, иренең коммунист икәнлегенә ишарәләп.
Эштән соңгы эш
Эшлекле сөйләшүләрдән соң кичкә таба Джон Кеннеди белән Никита Хрущев Кремль тирәли һава суларга чыкканнар. Үзәк универмаг янында эшләпәсен җиргә әйләндереп куйган бер кешегә юлыкканнар болар. Кеннеди сорый икән:
- Нәрсә, әллә эшсезме?
- Юк, эштән соң.
Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа