“Гөнаһы – миңа, акчасы – сезгә”
Без бит үзебездән һәм бер-беребездән җиңелчә генә көләргә яратабыз. Бәләбәйдән ерак түгел бер чуваш авылында ике агай-эне сөйләшәләр ди: - Фан Фаныч, ты, коворят, в Париже пыл? Талеко это? - Пыл, пыл, это пять тысяч верст от Пелепея. - Пять тысяч верст от Пелепея?! Какая глушь. Шушы логикадан чыгып фикер...
Без бит үзебездән һәм бер-беребездән җиңелчә генә көләргә яратабыз. Бәләбәйдән ерак түгел бер чуваш авылында ике агай-эне сөйләшәләр ди:
- Фан Фаныч, ты, коворят, в Париже пыл? Талеко это?
- Пыл, пыл, это пять тысяч верст от Пелепея.
- Пять тысяч верст от Пелепея?! Какая глушь.
Шушы логикадан чыгып фикер йөртсәң, минем туган авылым дөньяның иң уртасында: Уфага, Бирскига, Бүздәккә - 80шәр чакрым, Бакалыга - 90, Дүртөйлегә, Бәләбәйгә - 110 чакрым. Заманында В.Маяковский да Краснодар турында: "Это - не собачья глушь, а собачкина столица", - дигән бит.
Безнең "дөнья уртасында"гы авылда тормыш һәрвакыт шаулап-гөрләп торган. Герман сугышы башланганда әтәйгә 15 яшь булган. Абыйсын сугышка алалар, әтәенә 64 яшь, гаилә тулы кызлар. Аларны туйдырырга кирәк бит. Безнең авыл ирләре, 20-40 атлы кеше җыелышып, йөк ташу белән шөгыльләнгәннәр. Җыелгач, артель башлыгы сайлыйлар. Күп вакытта ул вазифаны Рәхим солдат башкарган. Чөнки ул, азмы-күпме, русча да белгән, телгә дә оста булган.
Болар беренче тукталышны Топорнино (хәзерге Кушнаренко) пристаненда ясаганнар. Анда сәүдәгәрләр көздән җыйган икмәкне пароход белән җибәреп өлгермәгәндә, шуны атлар белән кирәк урынга озата торган булганнар. Топорнинодан Уфага, Стәрлетамакка, Сарапулга һәм башка шундый якын һәм ерак араларга ат чапканнар.
Бервакытны Стәрлетамакта бер татар бае Уфага крендельләрне бер потын 8 тиеннән илтергә тәкъдим итә, ә бер рус сәүдәгәре: "Дуңгыз итен 12 тиеннән илтегез", - ди. Динле агайлар каршы чыгалар: "Гөнаһ бит бу". Рәхим солдат торып баса да: "Бөтенегезнең гөнаһысын үземә алам, акчасы үзегезгә булыр. Дуңгыз ите төйибез", - дип команда бирә дә олау, йөкне төяп, Уфага ычкына.
Ришат ГӘРӘЕВ,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа