Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Туганнарын эзлиләр

Тормышта нинди генә хәлләр булмый. Үзебез теләмәсәк тә, якыннарыбызны югалтабыз. Язмышның үз кагыйдәләре, тирәлектәге вакыйгаларга үз карашы. Иң тату һәм яратучан гаиләләр дә төрле очрак аркасында төрле шәһәрләр, илләр буйлап таралыша. Күп кенә вакытта туганнар бер-берсенең ничек яшәгәнен дә белми. Меңләгән чакрым ераклыкта алар ничек яши икән? Исәнме алар? Тамырларны...

Тормышта нинди генә хәлләр булмый. Үзебез теләмәсәк тә, якыннарыбызны югалтабыз. Язмышның үз кагыйдәләре, тирәлектәге вакыйгаларга үз карашы. Иң тату һәм яратучан гаиләләр дә төрле очрак аркасында төрле шәһәрләр, илләр буйлап таралыша. Күп кенә вакытта туганнар бер-берсенең ничек яшәгәнен дә белми. Меңләгән чакрым ераклыкта алар ничек яши икән? Исәнме алар?

Тамырларны һәм туганнарны онытырга ярамый. Никадәр генә ара, вакыт булмасын, якын кешеңне эзләп табырга мөмкин. Тирә-якны өйрәнү музее һәм битараф булмаган бөгелмәле Светлана Ибәтуллина якташыбызның туганнарын эзли. Светлана Юрьевна кулына Бөек Ватан сугышында катнашкан солдат хаты килеп эләккән. Алар, әлеге хат хуҗасы К.Ю. Дробинаның туганнарын эзли. Сугыш елларында аларның гаиләсе Бөгелмә шәһәре Г.Тукай урамы, 80нче йортта гомер кичергән. Ишеткән, белгән кешеләр булса, бу хакта тирә-якны өйрәнү музеена хәбәр бирегез. Адресыбыз: Бөгелмә шәһәре, Герцен урамы, 88нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: 8(85594) 4-44-86, электрон адрес: bugkraevedmuzeum@mail.ru

Л.Декина,

Тирә-якны өйрәнү музееның экспозиция-күргәзмә эшләре буенча белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса