Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Тормышның үзеннән

И матур тел, туган телем! Күптән түгел кайчандыр бергә эшләгән хезмәттәшем шылтырата, татарчадан русчага тәрҗемә итүемне сорый: "Укъ хам ятла", - ди бу. Ул башлангыч сыйныф укучысы белән дәрестән тыш шөгыльләнә икән, заманча итеп әйткәндә, репетитор була инде. Башта бер мәлгә каушап та калдым, чөнки нәрсә сораганын аңлап бетермәдем. Аннары...

И матур тел, туган телем!

Күптән түгел кайчандыр бергә эшләгән хезмәттәшем шылтырата, татарчадан русчага тәрҗемә итүемне сорый: "Укъ хам ятла", - ди бу. Ул башлангыч сыйныф укучысы белән дәрестән тыш шөгыльләнә икән, заманча итеп әйткәндә, репетитор була инде.
Башта бер мәлгә каушап та калдым, чөнки нәрсә сораганын аңлап бетермәдем. Аннары гына башка килде, рус кешесе булгач, сүзләрне дөрес әйтми бит бу. "Укы һәм ятла" - "Читай и выучи наизусть" булып чыкты бит. Әй мескен татар телем, ничек кенә ботарламыйлар үзеңне дип, соңыннан уфтанып та куйдым.

"Мин инглиз телен белмим"

Мәктәптән оныгым шылтырата (әй рәхәт тә соң хәзер, кая гына барсаң да, югалмыйсың һәм беркемне дә югалтмыйсың, телефон һәрчак кесәдә), һәрвакыттагыча тәрҗемә итүемне сорый. Автомат рәвештә: "Татарчаданмы?" - дип сорадым. "Юк, инглиз теленнән", - ди оныгым. "Мин инглиз телен белмим, ялгыш миңа шылтыратасың", - дигән идем, көлә шаян. "Шаяртам гына бит, әбием, аңламадыңмени?" - ди.
Ә өлкән кешенең юктан да хәтере кала бит, ачуы килә. Мин дә оныгыма: "Тагын шулай телефоннан шаяртсаң, башка сорау белән мөрәҗәгать итәсе булма", - дип кисәттем. Шулай дигәч, аңлады оныгым, кат-кат үземнән гафу үтенде.

Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса