Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

ТӘМӘКЕ ТАРТУ, АРАКЫ ЭЧҮДӘН ДӘ ЯМАНРАК 5 ГАДӘТ

Кешенең сәламәтлегенә иң зур тәэсир иткән нәрсә – аның яшәү рәвеше диләр. Белгечләр фикеренчә, безнең авыру-авырмавыбыз 75 процентка шушыңа бәйләнгән.

Күпләр сәламәтлекне какшата торган зыянлы гадәтләрнең ни икәнен, әлбәттә,  белә. Гомерне озынайту, чирләргә каршы тору өчен тәмәке тарту, аракы эчү, артык майлы ризыклар ашаудан тыелу кирәк дип саныйбыз. Әмма беренче карашка гап-гади тоелган кайбер гадәтләр кайчакта күбрәк зыян салырга да мөмкин икәнен онытабыз. Бигрәк тә менә түбәндәгеләр:  

Аз хәрәкәтләнү 

Гомернең байтак өлешен утырып үткәрәбез хәзер. Өйдә дә утырабыз, эштә дә. Без хәтта хәрәкәт иткәндә дә утырабыз: машина йөрткәндә, җәмәгать транспортында барганда. Шәһәр халкының күбесе эшендә дә утырып эшли бит әле: көн озын өстәле яныннан, компьютер артыннан тормый.  

Канада галимнәре тикшеренүләре буенча, эчәклекләрдә яман шеш авыруы килеп чыгуның сәбәбе булып та аз хәрәкәтләнү тора икән. Өч очракның икесе шуның белән бәйләнгән. Үпкәдә, күкрәктә яман шеш килеп чыгуны да шуннан күрәләр.  

Мондый куркыныч нәтиҗәләрне читләтеп узу өчен һәр сәгать саен кечкенә генә тәнәфескә туктап, гимнастика ясап алырга тәкъдим итәләр. Иртәнге гимнастиканы ясарга, кичен исә урамда йөреп керергә, күбрәк җәяү йөрергә тырышырга кирәк.  

 Ит һәм сырны күп ашау 

Терлек аксымында IGF-1 гормоны күп. Ул исә яман шеш күзәнәкләренең үсүенә китерә. Терлек аксымын күпләп куллану белән яман шештән вафат булучыларның саны арту арасында бәйләнеш барын галимнәр күптән раслады инде.  

Ит ризыкларын үсемлек аксымы, мәсәлән, чикләвекләр белән алыштырырга да мөмкин. Бу очракта, организм үзенә кирәкле аминокислоталарны барыбер ала, шул ук вакытта яман шеш белән чирләп китү ихтималы да кими.  

 

Кухняга газ плитәсе урнаштыру 

Газ плитәсендә әзерләнгән ризыкны ашаганда, теләсәк-теләмәсәк тә, формальдегид һәм азот белән дә «сыйланырга» мәҗбүрбез. (Болар тәмәке тартучыга, гадәттә, тәмәке төтен белән керә). Әмма бу проблеманы чишү авыр түгел – кухняга «вытяжка» урнаштыру да җитә. 

Солярийга күп йөрү 

Солярийга йөрүнең зыяны турында соңгы елларда шактый гына фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре басылып чыкты инде. Табиблар да бу хакта гел кисәтеп тора. Әмма солярийга йөреп кызынырга теләүчеләр саны гына кимеми. Ә бит солярийга даими йөрү тәндәге яман шеш авырулары килеп чыгуны ике мәртәбәгә арттыра. Хәтта аның белән чагыштырганда тәмәке дә үпкәгә моның кадәр начар тәэсир итми.  

Сәламәтлеге турында кайгырткан кеше тиресен ультрафиолеттан һичшиксез сакларга тиеш. Моның өчен махсус кремнар куллану кирәк. Ә солярийга йөрүдән, әлбәттә, бөтенләй баш тартырга тиешсез.  

Йокы туймау 

Тәмәке тартмаска, исерткеч эчемлекләр эчмәскә, дөрес тукланырга һәм даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә мөмкин. Әмма шул ук вакытта начар яки аз йоклыйсың икән, яман шеш белән авырып китү ихтималы барыбер арта. Туйганчы йокламау, көнгә фильтрсыз 20 сигарета тартуга тиң. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, аз йоклауның организм өчен зыяны әйтеп бетергесез зур.  

8 сәгатьтән дә аз йокламаска тырышыгыз. Йокы бүлмәсендә караңгы һәм җиләс булсын – шул очракта йокыгыз тирәнрәк булыр.  

 

Фото:https://pixabay.com

http://syuyumbike.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса