Татарстанны аномаль җылы апрель көтә
Тормышның үзеннән

Татарстанны аномаль җылы апрель көтә

Синоптикларның мәгълүматларына караганда, апрель башында Татарстанда көндез һава температурасы нормадан 2-3 градуска югарырак, ягъни 8-9 градус булачак.

Төнлә салкынрак та булырга мөмкин. Явым-төшемнәр 30 мм тирәсе тәшкил итәчәк. Апрель уртасына республикада +15...+20 гә кадәр җылытачак. Яшенле яңгырлар явуы көтелә. Ай ахырында температура бераз кимиячәк, дип хәбәр итә “Аргументы и факты”.

 

чыганак:http://almet-rt.ru/

Фото:https://pixabay.com