Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Татарстаннан югалган 19 яшьлек солдат салкынга өшеп, коткаручылардан ярдәм сораган

Егетне солдатлар белән хәрбиләр шөгыльләнергә тиеш булганлыктан, ярдәм күрсәтмәгәннәр, әлегә кадәр егетне таба алмыйлар.

Киров өлкәсеннән 19 яшьлек егет әлегә кадәр табылмаган. Тик Евгений Деминның югалган көнне үк ашыгыч хезмәтләргә шалтыратуы хакында мәгълүмат пәйда булган.

Миңа салкын, мин үләм дип, ярдәм сораган ул. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аңа ут тергезергә тәкъдим иткәннәр. Ул: Әйләнә-тирәдә дым, коры әйбер юк”-, дип җавап биргән.

- Ул чакта элемтәдә булыгыз. Хәзер без 333нче уку үзәгенә шалтыратып, беләчәкбез. Нинди дә булса ботаклар җыеп, кечкенә генә учак ясагыз һәм һичьюгы учак янында җылыныгыз!- диелә nn.ru.порталында булган әңгәмәдә.

Шул шылтыратудан соң, егетне таба алмыйлар.

Бер ай армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Евгений Нижгар өлкәсенең Мулино җирлегенә хәрби укуга җибәрелә. Укуын тәмамлап, бер көн үткәч,  егет эзсез югала. Хәрби частьтә аны өенә кайтып киткән дип уйлыйлар, тик егетнең әнисе сүзләренә караганда, әлегә кадәр ул күзгә-башка күренмәгән. Тәртип кушканча тирә-юньдәге урманнарны, ташландык йортларны һәм якын тирәдәге авылларны тикшергәннәр, тик егетнең эзләрен дә тапмаганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса