Татарстанда әтиләрен соңгы юлга озатканнан соң, ике кыз туган сугышкан
Тормышның үзеннән

Татарстанда әтиләрен соңгы юлга озатканнан соң, ике кыз туган сугышкан

13 мартта Алабуганың полиция бүлегенә килеп, 40 яшьлек хатын-кыз бертуган сеңелесе кыйнавы турында гариза яза. 30яшьлек сеңелесе дә җавапсыз калмый: шулай ук полиция бүлегендә апасы өстеннән гариза язып калдыра. Ә кыз туганнар арасында низаг әтиләрен соңгы юлга озатканнан соң туган. Бер-берсен төрле тормышта булган төрле хәлләрдә гаепли-гаепли кызлар хәтта сугышуга...

13 мартта Алабуганың полиция бүлегенә килеп, 40 яшьлек хатын-кыз бертуган сеңелесе кыйнавы турында гариза яза.

30яшьлек сеңелесе дә җавапсыз калмый: шулай ук полиция бүлегендә апасы өстеннән гариза язып калдыра.

Ә кыз туганнар арасында низаг әтиләрен соңгы юлга озатканнан соң туган. Бер-берсен төрле тормышта булган төрле хәлләрдә гаепли-гаепли кызлар хәтта сугышуга кадәр барып җиткәннәр.

Соңрак бертуганнар, акылларына килеп, дуслашканнар һәм бер-берсе өстеннән язган гаризаларын алганнар.

http://shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/20594-tatarstanda-%D3%99til%D3%99ren-so%D2%A3gyi-yulga-ozatkannan-so%D2%A3-ike-kyiz-tugan-sugyishkan.html