Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тормышның үзеннән

Сукыр күп күрә…

Минем хәзерге нигездән биш өй үткәч, Бәдыйк карчыгы торды. Ялгышмасам, Хөснелхәят исемле иде. Аннары китә сукыр Хәмәтгали, саңгырау Шәрип абыйлар… Сугыш башланган еллар бу. Бәдыйк карчыгы Әлмәт районының Гөлбакча авылына барып, анда озак кына торып кайта. Кызы шунда кияүдә иде. Кайтышлый Шәрип абыйның ат тугарганын күреп, хәл белешергә керә. "Нихәл,...

Минем хәзерге нигездән биш өй үткәч, Бәдыйк карчыгы торды. Ялгышмасам, Хөснелхәят исемле иде. Аннары китә сукыр Хәмәтгали, саңгырау Шәрип абыйлар… Сугыш башланган еллар бу.

Бәдыйк карчыгы Әлмәт районының Гөлбакча авылына барып, анда озак кына торып кайта. Кызы шунда кияүдә иде. Кайтышлый Шәрип абыйның ат тугарганын күреп, хәл белешергә керә. "Нихәл, Шәрип, базарга бардыңмы әллә? Исән-сау гына йөрисеңме?" - ди. Шәрип моңа кырын карап ала да сукрана башлый: "Хәмәтгали эшедер инде, сукыр тәре, башка беркем дә күрмәде бит..."

Берни аңламаган Бәдыйк карчыгы ихатасына кайтып караса, моның утыны кимегән булып чыга. Шәрип абыйның утын урлап сатып, Бөгелмә базарыннан кайтып килеше булган икән бит. Шулай итеп, бу саңгырау үзен-үзе саткан булып чыга инде.

Әхмәтҗан ХӘЙДӘРОВ,
хезмәт ветераны.
Кодаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сукыр