Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Сорау – җавап

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы белгечләренә тормышта килеп чыга торган төрле хәлләргә бәйле вәзгыятьне аңлатуны сорап, кешеләр еш мөрәҗәгать итәләр. Шундыйлардан аеруча әһәмиятле һәм күп кабатлана торган сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Виноградова җавап бирә. СОРАУ....

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы белгечләренә тормышта килеп чыга торган төрле хәлләргә бәйле вәзгыятьне аңлатуны сорап, кешеләр еш мөрәҗәгать итәләр. Шундыйлардан аеруча әһәмиятле һәм күп кабатлана торган сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Виноградова җавап бирә.

СОРАУ. Кинотеатрга үз эчемлегең, ашамлыкларың белән кереп утырырга буламы?

ҖАВАП. Кинотеатр хезмәткәрләренең тамашачының кинотеатрдан читтәге кибеттән алган продуктлары белән кино күрсәтү залына керүен тыюы кулланучының хокукын чикләү булып тора. Сеанс карара өчен үзеңдә туклану продуктлары, яисә эчемлек тотып керүне тыю "Кулланучылар хокуклары турында"гы Законда каралмаган.

Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендәге законнарда, шул исәптән, РФ Хөкүмәте тарафыннан 1994 елның 17 ноябрендә чыгарылган махсус Карар нигезендә, "Халыкка киновидео хезмәте күрсәтү кагыйдәләрендә" дә, кешене ике генә очракта кинотеатрга кертмәскә яки аннан мәҗбүри чыгарып җибәрергә хокуклылар: берсе - җәмәгать тәртибен бозган очракта, икенчесе - киновидео тамашасы күрсәтү предприятиесенең милек-мөлкәтенә матди зыян китергән очракта.

СОРАУ. Интернет-кибеттә кием алырга дип заказ бирдем, бераз акчасын да түләп куйдым. Әмма сайтта күрсәтелгән вакытта товар килмәде. Кибет вәкилләре белән элемтәгә керә алмыйм, шылтыратуларым да, язган хәбәрләрем дә җавапсыз кала бирә. Ни эшләргә, акчамны кире алырга мөмкинме?

ҖАВАП. РФ Хөкүмәтенең 2007 елның 27 сентябрендә чыгарган 612 нче номерлы карары белән "Дистанцион юл белән товар сату кагыйдәләре" расланды. Карарның 23 нче пункты нигезендә сатучы сатып алучы сораган товарны килешүдә күрсәтелгән срокта тапшырырга тиеш. Әгәр ул срок билгеләнмәгән һәм аны тәгаен билгеләү мөмкинлеге юк икән, ул очракта да товар, артык соңга калдырылмыйча, кайтартылырга тиеш. Озакка сузыла икән, сатып алучы дәгъва белдергәннән соң 7 көн эчендә ул заказ бирүчегә тапшырылырга тиеш. Товарны сатып алучыга тапшыру срогын бозган сатучы Россия Федерациясенең Гражданлык законнары нигезендә җавап тота. Сатучы сезнең таләпне үз ихтыяры белән үтәүдән баш тарта икән, судка мөрәҗәгать итәргә була. Дәгъваны язма рәвештә рәсмиләштерүдә, РФ Гражданлык процессуаль кодексының 131 нче маддәсендә күрсәтелгән нормаларны аңлатуда ярдәм сорап, Әлмәт территориаль органы белгечләренә (Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3; телефон: 6-71-17) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моннан тыш, кулланучының хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә дә хакы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса