Солдат хаты
Миңневәли армия хезмәте вакытында авылга әти-әниләренә хат язып салган. Анда үзенең әйбәт кенә хезмәт итүе, булган яңалыклары турында сырлап җибәргән. Хат ахырында исә сагынулары белән дә уртаклашкан: "Әни, синең пешергән токмачлы ашларың бик еш искә төшә. Авылдашларның барысына да миннән сәлам әйтегез. Бары тик теге кәбестә үстерүче Сәхипҗан абыйга гына...
Миңневәли армия хезмәте вакытында авылга әти-әниләренә хат язып салган. Анда үзенең әйбәт кенә хезмәт итүе, булган яңалыклары турында сырлап җибәргән. Хат ахырында исә сагынулары белән дә уртаклашкан: "Әни, синең пешергән токмачлы ашларың бик еш искә төшә. Авылдашларның барысына да миннән сәлам әйтегез. Бары тик теге кәбестә үстерүче Сәхипҗан абыйга гына әйтмәгез!" - дип хатын тәмамлый икән.
(Солдатта чакта һаман саен кәбестә шулпасы эчертеп күңеленә тигән булганнардыр инде, күрәсең).
Әхмәтҗан ХӘЙДӘРОВ.
Кодаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia