Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Җәяүле такмаклары

Бөгелмәләргә бардым, Караңгыларга калдым. Юлымдагы чокырларга Абынып үлә яздым. Уңнан атларга микән, Сулдан атларга микән? Ташландык юл дип торам, Бөгелмә юлы икән. Шпилькалы туфли кигән Мода диеп, хатын-кыз. Үкчәгез ярыкта калса, Титак-титак кайтырсыз. Җәй көнендә кимә туфли, Киеп җибәр чабата. Бөгелмәнең урамнары Чабатаны ярата. Сапожникларга эш бик күп, Аяк киеме...

Бөгелмәләргә бардым,
Караңгыларга калдым.
Юлымдагы чокырларга
Абынып үлә яздым.

Уңнан атларга микән,
Сулдан атларга микән?
Ташландык юл дип торам,
Бөгелмә юлы икән.

Шпилькалы туфли кигән
Мода диеп, хатын-кыз.
Үкчәгез ярыкта калса,
Титак-титак кайтырсыз.

Җәй көнендә кимә туфли,
Киеп җибәр чабата.
Бөгелмәнең урамнары
Чабатаны ярата.

Сапожникларга эш бик күп,
Аяк киеме анда...
Ике атнада кыршыла,
Ремонтка бара бар да.

Бөгелмәдә күп түрәләр
Машинада элдерә.
(Үзе йөреп карамагач,
Безнең хәлне кем белә?).
Җәяүле юлыннан атлап,
Карасыннар бер генә...

Рәмзия ГАЛИМОВА.

Рух күтәренкелеге

Канатлана рухым минем,
Ятсам-торсам,
Милләтемә файдалы бер
Гамәл кылсам.


Бәхет янәшә

Илеңдә яшә,
Җиреңә таян,
Эзләмә бәхет
Гел әллә каян.


Кызгану

Ятимнең ялваруларын
Бар да аңлыйлар,
"Мескен"нән ары берни дә
Әйтә алмыйлар.


Мәңгелек нур

Искесе юк изгелекнең бүген дә,
Гүя гәүһәр нуры балкый күңелдә.

Ягсуп Мортазин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: шигырь