Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тормышның үзеннән

Риваять: Ике бүре

Бервакыт карт индеец оныгына тормыш асылын аңлата икән. -- Кеше эчендә көрәш бара, бу көрәш ике бүре көрәшенә бик тә охшаш. Бер бүре усаллык, явызлык белән алдыра, ул көнчелекне, астыртынлыкны, эгоизмны, алдауны үз эченә җыя. Икенче бүре -- яхшылык. Ул үз эченә мәхәббәтне, өметне, татулыкны туплаган. Кечкенә индеец бабасының сүзләрен...

 

Бервакыт карт индеец оныгына тормыш асылын аңлата икән.

-- Кеше эчендә көрәш бара, бу көрәш ике бүре көрәшенә бик тә охшаш. Бер бүре усаллык, явызлык белән алдыра, ул көнчелекне, астыртынлыкны, эгоизмны, алдауны үз эченә җыя. Икенче бүре -- яхшылык. Ул үз эченә мәхәббәтне, өметне, татулыкны туплаган.

Кечкенә индеец бабасының сүзләрен күңеленә сеңдереп барган. Берара уйланып утыргач, сораган:

-- Бабам, ә кайсы бүре азакта җиңә соң?

Карт индеец елмаеп:

-- Син кайсын ашатасың, яратасың, шул бүре җиңә инде, -- дигән.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса